Тавыш бирү 18 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстанда тугызынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Бөтен республика буенча сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшли. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Дәүләт Думасына депутатлар сайлау белән бер үк вакытта республикада 50нче Биектау бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советына өстәмә депутат сайлаулары уза. Шулай ук республиканың 40 районында яшәүчеләр җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлый.
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев