Кукмараның 1670нче сайлау участогында тавыш бирү оешкан төстә бара
Соңгы яңалыклар

Кукмараның 1670нче сайлау участогында тавыш бирү оешкан төстә бара

Татарстанда IX чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды.

Районның 1670нче сайлау участогы Кукмара 3нче урта мәктәбе бинасында урнашкан. 

Участок рәисе Альбина Хәмитова сүзләренчә, биредә 18 яше тулган 1609 кеше тавыш бирү хокукына ия. Алар арасында беренче тапкыр сайлауда катнашучылар — 29 кеше. Тәүге тапкыр тавыш бирергә килгән яшь сайлаучылар өчен истәлекле бүләкләр дә әзерләнгән. 

Сайлау участогында тәртип һәм иминлек мәсьәләсенә дә зур игътибар бирелә. Тавыш бирергә килүчеләр өчен уңайлы шартлар тудырылып, сайлау процессы закон таләпләренә туры китереп оештырыла.

Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатьткә кадәр эшли.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев