Фәһимә апаның тормыш юлы, зирәклеге һәм ил-көннәрнең иминлеген теләп яшәве яшь буын өчен дә матур үрнәк булып тора.
Березняк авылында гомер итүче 102 яшьлек Фәһимә апа Зәйнәгыева IX чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда катнашты.
Мөхтәрәм яшьтәге сайлаучы янына Березняк авылындагы 1684нче сайлау участогы вәкилләре үзләре барды. Фәһимә апа кунакларны өендә күтәренке кәеф, ачык йөз һәм җылы күңел белән каршы алды.
Яше зур булуга карамастан, Фәһимә апа илдәге иҗтимагый-сәяси вакыйгалар белән кызыксынып тора. Ул сайлауда үз тавышын биреп кенә калмыйча, изге теләкләрен дә җиткерде.
— Илебездә һәрчак тынычлык булсын, күкләребез аяз, халкыбыз имин, гаиләләребез тату һәм бәхетле яшәсен. Киләчәгебез якты, тормышыбыз тыныч булсын, — дигән теләкләрен белдерде ул.
Фәһимә апаның тормыш юлы, зирәклеге һәм ил-көннәрнең иминлеген теләп яшәве яшь буын өчен дә матур үрнәк булып тора.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев