Абрамовлар гаиләсе республика бәйгесендә Кукмара данын яклады
Без төрле, әмма бердәм

Абрамовлар гаиләсе республика бәйгесендә Кукмара данын яклады

Чыгышның иң матур мизгелләренең берсе — «Чабата» традицион биюе булды.

Казанда ана һәм гаилә матурлыгына багышланган XXI Республика «Нечкәбил» фестиваль-конкурсы узды. Бәйгедә район данын Иске Юмья авылыннан Абрамовлар гаиләсе яклады.

Алар гаиләләрендә буыннан-буынга сакланып килгән удмурт халкының гореф-гадәтләрен һәм йолаларын, нәсел шәҗәрәсен һәм гаилә альбомын тәкъдим итте. Чыгышның иң матур мизгелләренең берсе — «Чабата» традицион биюе булды. Аны Марианна Абрамова һәм аның тормыш иптәше башкарды.

Марианна Абрамова тормыш иптәше белән.
Марианна Абрамова тормыш иптәше белән.

Фото: шәхси архивтан


Нет комментариев