Ведомстводан тыш сак бүлекчәсе хезмәткәрләре җәмәгать тәртибен саклау белән генә чикләнми, ә үзләренә беркетелгән объектларның иминлеген дә тәэмин итә.
Ышаныч һәм җаваплылык сагында
29 октябрьдә Россия милли гвардиясе гаскәрләренең ведомстводан тыш сак бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан бүлекчә инспекторы Вячеслав Федоров белән әлеге хезмәтнең үзенчәлекләре турында әңгәмә кордык.
Язмам герое тумышы белән Үрәсбаш авылыннан. Беренче гимназияне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт аграр университетына укырга керә. Алга таба дипломлы яшь белгеч армия сафларына алына, Уссурийск шәһәрендәге хәрби частьта хезмәт итә.
— Минем балачактан ук хокук сагында хезмәт итәсем килде. Шуңа күрә киләчәгемне дә әлеге өлкә белән бәйләргә теләдем. 2018 елда районның ведомстводан тыш сак бүлекчәсенә эшкә урнаштым. Мине полиция хезмәткәре вазыйфасына билгеләделәр. Дүрт елдан өлкән полиция хезмәткәре дәрәҗәсенә күтәрелдем. Ә менә соңгы ике айда инспектор эшен башкарам, — ди әңгәмәдәшем. — Бу һөнәр зур җаваплылык, тәвәккәллек, уяулык сорый. Иң мөһиме — үз эшеңне яратырга, коллективның һәм җитәкчелекнең ышанычын акларга, нинди генә хәлләр килеп чыкса да, үз бурычыңа тугры калырга кирәк.
Вячеслав белән хезмәт юлының беренче көннәрен дә искә төшердек. Сигез ел вакыт узса да, яңа коллективка кушылу, беренче мөһим бурычларны үтәү белән бәйле кичерешләре әле дә хәтерендә саклана.
— Беренче көнне патруль машинасына утырып, шәһәр урамнары буйлап йөрү үзе бер күңелле булган иде. Бирегә урнашканчы, мин хәтта Кукмарада ул кадәр урам барлыгын да белмәдем. Урамда, парк-скверларда исерткеч эчемлекләр кулланган кешеләр очраганда алар белән ничек аралашырга кирәклеген дә тәҗрибәле хезмәттәшләрем аңлатты. Эшли торгач, психологка да әйләнеп беттек, — ди кече лейтенант. — Тәртип саклау, төрле хәлләргә оператив җавап бирергә өйрәнү — боларның барысы да хезмәт юлымның мөһим этабы. Иң элек дулкынлану булды, әмма вакыт узу белән тәҗрибә тупланды.
Һөнәри осталык
Ведомстводан тыш сак бүлекчәсе хезмәткәрләре җәмәгать тәртибен саклау белән генә чикләнми, ә үзләренә беркетелгән объектларның (мәгариф учреждениеләре, төрле оешмалар, сәүдә нокталары, шулай ук сигнализация системасына тоташтырылган фатир һәм шәхси йортлар) иминлеген дә тәэмин итә. Алар тәүлек дәвамында үзләренә билгеләнгән маршрутлар буенча йөри, хокук бозучыларны тоткарлауда катнаша һәм кирәк чакта ярдәмгә беренчеләрдән булып килә.
— Саклый торган объектларның берсендә ниндидер хәл килеп чыгып, диспетчерга сигнал килеп ирешә икән, ул рациядән безгә чыга. Экипаж тиешле адреска өч минут эчендә барып җитәргә тиеш. Безнең бер дә соңга калган булмады, — ди Вячеслав Владимирович. — Иминлек таләпләренең үтәлешенә аеруча зур игътибар бирелә. Һәрдаим шәхси сак предприятиеләре хезмәткәрләре белән инструктажлар үткәрәбез, «хәвеф» төймәләренең, металл детекторларның дөрес эшләвен тикшерәбез. Чөнки җайланмалар төзек булырга, ә хезмәткәрләр гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда дөрес эш итә белергә тиеш.
Райондашыбыз әлеге хезмәттә спортка да зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Атнага бер тапкыр «Спорт көне» оештырыла һәм анда һәр хезмәткәр үзенең физик хәзерлеген ныгыта икән.
— Спорт белән шөгыльләнү, йөгерү, турникта тартылу, футбол уйнау, самбо көрәше алымнарын камилләштерү безгә көндәлек бурычларны үтәгәндә дә, һөнәри конкурслар вакытында да ярдәм итә, — ди Вячеслав. — Өч ел элек Гали Дәүлиев исемендәге Кубок өчен һөнәри осталык буенча уздырылган бәйгедә беренче урынны алдык. Үз хезмәтемне яратам, әлеге юлны сайлавыма бер дә үкенмим.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев