Кукмаралылар «Без бергә» фестивалендә чыгыш ясады
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар «Без бергә» фестивалендә чыгыш ясады

Зона этабында җиңүчеләр һәм призёрлар фестивальнең республика этабында үз районын яклаячак.

Арча районында «Без бергә» республика балалар халык иҗаты фестиваленең зона этабы узды. Әлеге чарада Кукмара, Арча, Теләче, Саба, Питрәч, Әтнә һәм Балтач районнарыннан килгән вәкилләр катнашты.

«Галактика» балалар иҗат үзәге һәм балалар сәнгать мәктәбеннән 120дән артык кеше Кукмара райоынын тәкъдим итте. Катнашучылар «Халык вокалы», «Халык вокаль ансамбле», «Хореография», «Театр сәнгате», «Сәнгатьле уку» һәм «Иҗади гаилә» номинацияләрендә чыгыш ясады. Шулай ук һәр район күргәзмә экспозицияләре әзерләде.

Зона этабында җиңүчеләр һәм призёрлар фестивальнең республика этабында үз районын яклаячак.


Нет комментариев