Кукмара районының «Альфа-Манзарас» командасы Волгаградка барды
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының «Альфа-Манзарас» командасы Волгаградка барды

Герой-шәһәр Волгоград яшь патриотларны каршы алды.

Манзарас мәктәбенең беренче «Альфа-Манзарас» командасы җитәкчеләре Илшат Шәфигуллин белән берлектә герой-шәһәр Волгоградта булды. 

Әлеге сәфәр укучыларга «Аҗаган 2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының төбәк этабында җиңүләре өчен бүләк ителде һәм балаларга Бөек Ватан сугышы тарихы белән тагын бер кат танышырга мөмкинлек бирде.

Манзарас мәктәбенең беренче «Альфа-Манзарас» командасы җитәкчеләре Илшат Шәфигуллин белән берлектә герой-шәһәр Волгоградта булды. 
Манзарас мәктәбенең беренче «Альфа-Манзарас» командасы җитәкчеләре Илшат Шәфигуллин белән берлектә герой-шәһәр Волгоградта булды. 

Укучылар «Сталинград сугышы» музей-панорамасында, Гергардт тегермәне хәрабәләрен күрделәр һәм 62нче армиянең команда пунктында — бункерда булдылар. Сталинградның каһарманнарча саклану урыннары белән танышу балаларга шәһәрне саклаучыларның батырлык масштабын һәм тарихи хәтерне саклауның әһәмиятен тагын да тирәнрәк тоярга ярдәм итте.


Нет комментариев