Райондашыбызның кедрлар белән кызыксынуы очраклы рәвештә башлана.
Иң зур хыял
Көз — агач утырту өчен иң кулай чорларның берсе. Табигать кышкы йокыга әзерләнгәндә, агач-куакларның үсеше акрыная, ә туфракта әле җылылык һәм дым саклана. Шуңа күрә көзен утыртылган үсентеләрнең тамыр системасы ныгып калырга өлгерә, ә язын алар яңа көч белән үсеп китә.
Агач утырту — туган җиреңә мәхәббәт һәм үзеңнән соң матур эз калдыру да. Бу хакыйкатьне Манзарас авылында яшәүче Миннемөхәммәт Миннегали улы Гыйләҗев кебек кешеләр аеруча яхшы аңлый. Ул инде күп еллар кедр агачлары үстерү белән мавыга. Аның иң зур хыялы — туган авылы Кенәбашта кедрлар бакчасы булдыру. Әлеге ылыслы агачларның безнең якларда үсүе, хәтта уңыш бирергә сәләтле булуы турында моңа кадәр ишеткәнебез юк иде. Ә Миннемөхәммәт абый инде бу өлкәдә шактый тәҗрибә тупларга өлгереп, бүгенге көндә хыялын тормышка ашыру өчен тырыша.
Миннемөхәммәт абый турында без очраклы рәвештә генә белеп алдык. Югары Арбаш мәдәният йорты директоры Энҗе Гайнетдинова социаль челтәрләрнең берсенә абыйсы белән агач утырткан фотосын урнаштырган иде. Шуның ярдәмендә без табигатьне яратучы, агач үстерүне үзенең яраткан шөгыленә әйләндергән бик кызыклы шәхес белән таныштык.
Миннемөхәммәт Миннегали улы Кенәбаш авылында биш балалы гаиләдә үсә. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, тракторда, комбайнда эшли. Аннары егет армия хезмәтенә алына һәм инженер батальонында хезмәт итә. Ике ел эчендә Энгельс шәһәрендә, Брянск өлкәсенең Олсуфьево поселогында, Белоруссиянең Мачулищи аэродромында хезмәт итәргә туры килә. Аннан кайткач, кабат тракторда, итек фабрикасында эшли. Әмма бер елдан язмыш җилләре якташыбызны ерак Воркутага алып китә. Анда ул 22 ел шахтада хезмәт куя. «Бу вакытларны әле дә сагынып искә алам», — ди ул.
Кедр үстерүнең үз серләре бар
Райондашыбызның кедрлар белән кызыксынуы очраклы рәвештә башлана. Эштә җәрәхәт алганнан соң, ул Киров өлкәсендәге «Вятские Увалы» шифаханәсендә дәвалана. Шунда Бурмакино авылында үсеп утырган кедр агачларын күрә.
— Шул вакытта: «Бу агач безнең якларда да үсәмени?» — дип сораштым. Үсә икән, әле аның кызыклы тарихын да сөйләделәр. 1836-1839 елларда бер байның улы әлеге агачларны утырткан булган. Ике йөз еллык кедрлар чикләвек тә бирә. Шуннан соң кедрлар белән кызыксына башладым. Орлыкларын таптым, чүлмәккә утырттым, — дип искә ала ул.
Тик кедр үстерүнең үз серләре бар икән. Орлыкларны гади генә чәчеп кую җитми: алар стратификация узарга, ягъни шытып чыгу сәләтен арттыру өчен билгеле бер вакыт салкын һәм дымлы шартларда булырга тиеш. Моның өчен орлыкларны кышка ачык туфракка чәчеп калдырырга кирәк. Яз җиткәч, алар уяна һәм шыта башлый. Миннемөхәммәт абый әлеге үзенчәлекләрне өйрәнә, тәҗрибә ясый.
— Кенәбаш авылы янындагы яр буена 150 кедр орлыгы утырттым. Шуларның 108е тишелде. Үсентеләрне чүлмәкләргә күчереп, бакчага алып кайтып урнаштырдым, чөнки бу урынга гел килеп йөреп булмый бит. Үсентеләргә яшь ярым тулгач, аларны кире алып килеп, шушы урынга утырта башладым. 21 үсентене туганым Энҗегә бирдем, — дип сөйли ул.
Миннемөхәммәт абыйның Кенәбаш авылы янындагы кедрлыгын без дә барып күрдек. Табигатьнең гаҗәеп матур почмагында урнашкан бу урында бүген 90 кедр үсентесе үсеп утыра. Алар арасында ун яшьлекләре дә, яшь ярымлыклары да бар. Һәвәскәр урманчы һәр агач янына туктап, аның турында аерым сөйли. Үсентеләрнең яшьләрен белә. Анысын билгеләргә безне дә өйрәтте.
— Ун яшькә кадәрге үсентеләрнең яшен ачыклау бик җиңел. Агачның төбеннән ике ел дип башлап, сабаклар чыккан рәтләрне санарга кирәк: һәр яңа рәт бер елга туры килә. Нарат белән кедрны аеруның да үз сере бар. Нарат ылысы бер төптән ике-өч бөртек чыга, ә кедрныкы — бишәү. Нарат ылыслары — каты, кадалучан, ә кедрныкылар бик йомшак була, — дип аңлата ул.
Кедрлыктагы эш июнь аенда башлана. Иртә язда бу урынга керү кыен булганлыктан, Миннемөхәммәт абый үсентеләр янына җәй башында гына килә ала. Иң элек һәр агачны тикшерә: кышны ничек чыкканнар, ашлама кирәкме, авыру билгеләре юкмы? Ноябрьгә кадәр аларны тәрбияләп, кышка әзерли. Коры көз килгәндә, агачларга су сибеп калдыра. Миннемөхәммәт абый сүзләренчә, бу агач комлы туфракны ярата. Үсенте утыртканда тамырлары тирәсендә бушлык калдырмаска, туфракны тыгызларга һәм дымны сакларга кирәк.
Әлеге шөгыль күңел рәхәтлеге бирә
«Бу шөгылемне тормыш иптәшем Әлфия дә хуплый, агачлардан гына бераз көнләшә инде. Чөнки берәр кайда кедр үсентесе барлыгы турында ишетсәм, чыгып китәм дә, алмыйча кайтмыйм», — дип шаярта Миннемөхәммәт абый. Әлфия апа исә Нурлат якларыннан икән. Ул яшь чакта иптәш кызы белән Кенәбашка кунакка кайтып йөри һәм шунда авылның үткен егете белән таныша. Алар гаилә корып, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Миннемөхәммәт абый карамагында агач-куаклар булса, Әлфия апа җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерергә ярата.
— Әлеге шөгыль миңа күңел рәхәтлеге бирә. Көчем барында шушы кечкенә үсентеләрне ун яшькә җиткерсәм, Аллаһының рәхмәте дип сөенәчәкмен. Чикләвекне алар әле 25–35 елдан гына бирә башлаячак. Бу туфракның уңдырышлылыгына һәм табигать шартларына бәйле. Монысы әһәмиятле түгел, иң мөһиме — үсеп китсеннәр. Хыялым — үземнән соң кедр агачларыннан бакча калдыру, — ди ул.
Миннемөхәммәт абый утырткан кедрлар киләчәктә Кенәбашның горурлыгына әйләнер дип ышанабыз. Аның хыялы тормышка ашсын, кедрлыгы киңәйсен, ә башлаган изге эше башкаларга да үрнәк булсын!
Энҗе Гайнетдинова:
— Миннемөхәммәт абый белән әнием бертуган. Аның кедр агачлары үстерүен күреп, үзем дә бу эш белән кызыксынып киттем. Абый миңа 21 кедр үсентесе алып килде. Шуларның бишесен — бакча башына, калганнарын Сабантуй мәйданыннан өскәрәк, тау битенә утырттык. Элек анда наратлар утыртылган иде, әмма кайберләре тамыр җибәреп, үсеп китә алмады. Кедрларны менә шул урыннарга утырттык. Абый үсентеләрне ничек карарга, тәрбияләргә икәнен дә өйрәтә. Хәтта кирәкле ашламаларын да үзе алып килә. Ә балалар үсентеләргә су сибә, булышалар.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев