Нырты мәктәбендә китапханәчеләр тәҗрибә уртаклашты
Соңгы яңалыклар

Нырты мәктәбендә китапханәчеләр тәҗрибә уртаклашты

Семинар югары дәрәҗәдә узды, китапханәче-педагоглар эшчәнлеккә югары бәя бирделәр.

Нырты урта мәктәбендә «Цифрлы трансформация һәм укуга кызыксыну: мәктәп китапханәсе эшендә заманча технологияләр» темасы буенча мәктәп китапханәчеләр методик берләшмәсенең семинары булып узды.

Семинар барышында педагоглар Нырты урта мәктәбе китапханәченең эш тәҗрибәсе белән таныштылар, әдәби квестта катнаштылар, мастер-классларда булдылар. Түгәрәк өстәл барышында педагог-китапханәчеләр һөнәри белемнәрне күтәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Семинар югары дәрәҗәдә узды, китапханәче-педагоглар эшчәнлеккә югары бәя бирделәр.

Фото: район мәгариф идарәсе


Нет комментариев