Кешенең чын байлыгы — аның йөрәгендә: Рәшидә Мусинананың истәлекләре күңелдә саклана
Әйтер сүзем бар...

Кешенең чын байлыгы — аның йөрәгендә: Рәшидә Мусинананың истәлекләре күңелдә саклана

Бервакытта да зарлану-уфтануны белмәде, гадел кеше булды.

Безнең өчен иң кадерле, газиз булган киленебез Рәшидә апа Мусина вафат булды. Алар Ядегәр авылында яшәделәр. Ахыргы көненә хәтле акылы — камил, зиһене — ачык, уе — йөгерек иде. Балачагыбыз гөрләп узган төп нигездә ул һәрвакыт көтеп торды. Кайтсак, колач җәеп каршы алды, хәлләребезне сорашты, әйбәт киңәшләрен бирде, тизрәк чәен куеп безне сыйлады.

Соңгы елларда сәламәтлеге какшап, йөри алмас булды. Исәбе дә күп булды. Иң беренче гомер иткән ире, аннары озак та тормый бер ел эчендә өч кияве вафат булды. Шул вакытларда да зарланып, караңгы чырай күрсәтмәде. Аны өч кызы, килене, малае, оныклары карады. Аларга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын. 

Күңелдә сакланган иң якты, җылы балачак хатирәләре дә Рашидә апа белән бәйле. Безнең әти белән әни дә бер ел эчендә вафат булдылар. Ул шуннан соң безгә килен булып төште. Ул чагында миңа — ундүрт, энемә — 10 яшь иде. Калган туганнарның да үз тормышлары бар иде. Безгә беркайчан авыр сүз әйтмәде. Рифгать абый көн-төн колхоз эшендә. Үзләренең дә дүрт балалары булды, алар белән безне дә карап үстерделәр. Ул безнең өчен үрнәк, хөрмәткә лаек кеше иде. Эш сөючән, намуслы, мәрхәмәтле, сабыр, туганчыл. Бервакытта да зарлану-уфтануны белми, гадел кеше булды.

Ялгышлар килеп чыкса да: «Ярар, арты хәерле булсын, тормыш булгач барысы да була ул», — дия иде. Бүген ул сүзләрнең мәгънәсен тагын да тирәнрәк тоям. Тормышны дәвам итәргә өйрәткән ул безне. Күп итеп мал-туар асрадылар. Беркайчан да хайваннарга ямьсез сүз әйтмәде. «Рәхмәт төшкере» дия иде. Шушы мизгелләрне искә төшергәндә мин бернәрсәне аңлыйм: кешенең чын байлыгы аның йөрәгендә икән. Кешегә кирәк булу, ярдәм кулы сузу, туганлык җепләрен саклау, күңелеңдә яхшылык йөртү — Рашидә апаны бизәгән байлык әнә шулар. 

Рашидә апа, безгә күрсәткән яхшылыкларың үзеңә хәер-дога булып барсын, урының җәннәттә булсын. Без сине бик сагынабыз. 

Каенсеңлең Кәүсәрия, Кукмара

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев