Кукмарада физик мөмкинлекләре чикле балалар катнашында фестиваль-конкурс оештырылды
Соңгы яңалыклар

Кукмарада физик мөмкинлекләре чикле балалар катнашында фестиваль-конкурс оештырылды

Фестиваль дәвамында зал фортепиано, баян һәм скрипка моңнарына күмелде.

Кукмара балалар музыка мәктәбендә физик мөмкинлекләре чикле балалар катнашында «Йөрәк көйләре» дип исемләнгән республикакүләм фестиваль-конкурс узды. Музыкага булган мәхәббәтне, сәләтне һәм иҗатка омтылышны берләштергән әлеге чара төрле шәһәр-районнардан килгән яшь башкаручыларга үзләрен күрсәтү, осталыкларын сынау һәм тамашачыларга күңел җылысын бүләк итү мөмкинлеге бирде.

Чарага килүчеләрне район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев сәламләде, катнашучыларга уңышлар теләде. Ул балаларның иҗатка омтылуы, сәхнәгә чыгуы һәм үз сәләтләрен үстерүе зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

Бәйгедә Кукмара, Казан, Яр Чаллы, Арча һәм Балтачтан килгән 7–15 яшьлек 17 башкаручы катнашты. Алар «Башкару осталыгы (соло)», «Ансамбль» һәм «Гаилә ансамбле» номинацияләрендә үз көчләрен сынады. Һәр чыгыш үзенчәлекле булуы белән аерылып торды.

Бәйгедә Кукмара, Казан, Яр Чаллы, Арча һәм Балтачтан килгән 7–15 яшьлек 17 башкаручы катнашты.
Бәйгедә Кукмара, Казан, Яр Чаллы, Арча һәм Балтачтан килгән 7–15 яшьлек 17 башкаручы катнашты.

Фестиваль дәвамында зал фортепиано, баян һәм скрипка моңнарына күмелде. Сәхнәгә күтәрелгән балаларның чыгышларын тамашачылар җылы кабул итте. Яшь башкаручыларның музыка коралларында уйнау осталыгы, сәхнәдә үз-үзләрен тотышы соклану уятты. 

Чыгышларны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, доцент, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының хормейстеры, Казанның Федор Шаляпин исемендәге музыка мәктәбе укытучысы Марат Яхъяев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы каршындагы музыкаль сәнгать буенча сәнгать-эксперт советы эксперты, Яр Чаллы шәһәренең музыка мәктәбе укытучысы Гөлүсә Фәйзуллина һәм Кукмара балалар музыка мәктәбе директоры Марат Хәсәнов бәяләде. 

Яшь башкаручылар өчен бу көн яңа тәэсирләр, истәлекле мизгелләр өстәгән очрашу булып калды.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев