«Кыз фамилиям — Белякова. Аннары мин чикләвекләр, көнбагыш ашарга яратам. Шуның өчен дә «Белка»га тукталдым», — ди ул.
Якташлар язмышы
Алия исемле райондашыбыз махсус хәрби операция зонасында (МХО) хәрби хезмәт уза. Шушы көннәрдә ул чираттагы ялына кайтты. Якташыбыз белән очрашып, аның хәрби хезмәте, якыннарының ярдәме һәм киләчәккә өметләре турында сөйләштек.
Әңгәмәдәшемә — 32 яшь. Ул күпмедер вакыт Екатеринбургта яшәгән, кәрәзле элемтә челтәре салонында хезмәт куйган.
— Минем икетуган абыем һәм үги әтием бүгенге көндә МХО зонасында хезмәт итәләр. Алар белән аралашкан вакытта: «Медицина хезмәткәрләре җитми. Эх, күбрәк булсыннар иде!» — дип әйткән сүзләре күңелгә кереп калды. Бу турыда бик озак уйланып йөрдем. Көннәрдән беркөнне, якыннарыма алдан әйтмичә генә, Россия Оборона министрлыгы белән килешү төзедем. Әлбәттә, әнием һәм туганнарым әлеге карарымны күңелләренә бик авыр кабул итте. Әмма ул вакытта инде артка юл юк иде, — ди әңгәмәдәшем. — Ерак юлга кузгалуыма алты ай вакыт үтте һәм мин кабат яраткан шәһәремдә, гаиләм янәшәсендә.
Райондашыбыз килешү төзегәнче махсус курслар узып, авыруларны карау буенча кече шәфкать туташы һөнәрен үзләштерә. Бүгенге көндә ул МХО зонасында медицина инструкторы вазыйфасын башкара.
— Безнең подразделениедә, миннән тыш, тагын ике кыз бар. Бергә казармада яшибез, бергә хезмәт итәбез. Төп бурычларыбызның берсе — яралыларны һәм авыруларны госпитальләргә озату. Хезмәт җиңелләрдән булмаса да, моңсуланып утырырга, төшенкелеккә бирелергә вакыт юк. Барыбыз да: «Тиздән тынычлык урнашачак һәм без якыннарыбыз янына кайтачакбыз», — дигән өмет белән яшибез, хезмәт итәбез, — ди райондашыбыз. — Безнең частьта кукмаралылар юк. Ә менә Татарстаннан, аеруча Яр Чаллы шәһәреннән килгән егетләр шактый. Ярты ел эчендә аларның барысы да миңа якын һәм кадерле кешеләргә әверелде. Хәзер үзем туган якта булсам да, күңелем — хәрби дусларым янында.
Алиянең позывное — «Белка». Аның әйтүенчә, бу исем очраклы гына сайланмаган.
— Кыз фамилиям — Белякова. Аннары мин чикләвекләр, көнбагыш ашарга яратам. Шуның өчен дә «Белка»га тукталдым, — ди ул.
Туган як җылысы
Язмам героеның җиденче сыйныфта укучы улы бар. Хәзерге вакытта ул әбисе белән яши.
Ялга кайтканда хәрби якыннарына алдан хәбәр итми, аларга көтелмәгән сөенеч бүләк итә.
— Поезддан төшүгә үк борынга туган якның шундый рәхәт һавасы килеп бәрелде! Моны сүз белән генә аңлатып бетерү мөмкин түгел, — ди ул. — Отпуск башлануын, балам, әнием, туганнарым белән күрешү мизгелләрен көннәрне санап, үзгә бер дулкынлану белән көттем. Ниһаять, без — бергә! Улым белән мәктәптә очраштык. Ул дәрестә иде. Сыйныф бүлмәсенә кердем, кочаклаштык, елаштык... Беренче укытучымның хәлен белдем. Аның белән дә аралашып, күңелне бушатып алдык, — ди әңгәмәдәшем.
Туган якта урамда үсеп утыручы агачларга кадәр якын, һәр очрашу бик кадерле.
«Мин моның шулай икәненә ярты ел читтә яшәгәннән соң тагын да ныграк инандым. Шуның өчен һәр мизгелнең, якыннарым белән үткәргән һәр минутның кадерен белеп калырга тырышам. Улым хәрби хәзерлек түгәрәгенә йөри. Үзенең шөгыльләнгән вакытларын даими рәвештә видеога төшерә һәм миңа да җибәрә. Аның белән чын күңелемнән горурланам. Баламның бер көн дә калмыйча: «Әни, хәерле иртә. Әнием, тыныч төннәр», — дип язылган СМС-хәбәрләре алтын бәясенә тиң», — дип сөйләде.
Көн саен аралашып торсалар да, бер-берсен бик сагыналар икән. «Аның тавышын ишеткәч бераз тынычланып калам. Ял вакытында бөтен планнарым улым белән бәйле. Тирга барабыз, походка чыгып керергә дә исәп бар. Минем өчен төп терәк — газиз әнием Зәкия. Аңа бик рәхмәтлемен. Сәламәт, озын гомерле була күрсен», — ди ул.
МХО зонасына җибәрелгән посылкаларның, балалар язган хатларның аеруча кадерле булуын сөйли якташыбыз. Әйе, чыннан да, туган яктан еракта булганда, игътибар, җылы сүзләр һәм ихлас теләктәшлек күңелгә аерым бер көч бирә.
— «Кукмара. Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» төркеме волонтерлары безгә һәрдаим ярдәм итеп торалар. Берсендә Нияз абый Мөхәмәтов генератор һәм башка бик күп кирәк-яраклар алып килде. Алар арасында укучылар язган хатлар да бар иде. Без аларны бөтен часть белән бергә укыдык. Кайбер хәрбиләр ул хатларны хәтта кесәләрендә йөртә. Балаларның һәр сүзе күңелгә өмет өсти, — ди «Белка». — Теләгем бер генә: сугыш тизрәк тәмамланып, илебездә тынычлык урнашсын иде. Хәрбиләрне исә беркайчан да уңыш ташламасын!
Фото: шәхси архивтан
Нет комментариев