Спорт — сәламәтлек нигезе: Кукмарада яшь волейболчылар көч сынашты
Спорт

Спорт — сәламәтлек нигезе: Кукмарада яшь волейболчылар көч сынашты

Ярышларда сигез команда катнашты.

Кукмараның «Барс Арена» спорткомплексында 2014 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге малайлар һәм кызлар арасында ачык волейбол турниры узды. Ярышларда сигез команда катнашты.

Беренче урынны «Зилант»ның малайлар командасы алды (тренерлары — Илмар Шәймәрданов). Икенче урын Арча командасына бирелде. Өченче урынны «Зилант»ның кызлар командасы яулады (тренерлары — Айрат Вахитов).

 

 


#спорт

Нет комментариев