Әманәт җан саклар, дип әйтәләр бит.
Аның авыруын, дөньядан китүен күпләр белмичә дә калды. Ул бик кешелекле, илгәзәк кеше иде. Киңәшләрен дә әле күпләр күңелләрендә озак саклар. Наҗия апа Нәҗмиева менә шул сыйфатлары өстенә газетаның актив хәбәрчесе дә булды: тирә-яктагы кимчелекләргә, гади халык мәнфәгатенә уңай йогынты ясаган хәлләргә битараф була алмады. Кешеләрне, сәнгатьне яратты.
Үз аңында булып, соңгы көннәренең авыр сәгатьләрен кичергәндә, мине үз янына дәшеп китерде ул. Үзенең әманәтен җиткерде. «Рәсүлә, үзең яратып алдыра торган бер газетага киленем Рима турында яз, аңа булган рәхмәтемне җиткер әле. Улым белән нинди генә четерекле чаклары булмасын, мине „Әни“ итте, караңгы чыраен күрсәтмәде. Көченнән килгәнчә булышырга тырышты. Үзенең эше дә җаваплы, авыру карап, эшкә хилафлык китерәсе түгел.
Балаларга — әни, йортта — хуҗабикә, иргә хатын вазыйфалары — барысы да бер йөрәктә, бер башта бит. Ул барысына да җитеште, үзенең өстенә зур җаваплылык алып башкара торган эшеннән беразга ял алып булса да, Алсу кызым белән мине тәрбияләде. Рәхмәт аңарга, балаларыннан игелек күрсен, аларның шәфкатьләрен тоеп яшәсен», — дип, килене Римага булган мөнәсәбәтен күпләр белүен теләде, аңа карата хәерхаһлы булуын белдерде. Мин Наҗия апаның әманәтен сезгә җиткердем. Әманәт җан саклар, дип әйтәләр бит.
Рәсүлә Шакирова, Олыяз
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев