Хокук бозучыларга суд карары буенча 45 мең сум күләмендә штраф салына, шулай ук алар ел ярымга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.
Киров өлкәсенең Нократ Аланы районында яшәүче гражданин М. агымдагы елның 28 августында, 09.25 сәгатьтә, исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә, "Кукмараны көнчыгыштан әйләнеп узу юлы«ның 1нче чакрымында «Шевроле» автомобиле белән идарә итә. Алкотестер белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмында 0,727 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Хокук бозуда гаепләнүче суд утырышына килми.
Кукмара районында яшәүче гражданин Р. агымдагы елның 22 сентябрендә, 00.08 сәгатьтә, исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә, шәһәрнең Восточная урамындагы 18В йорты янында «Киа» автомобиле белән идарә итә. Алкотестер белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмында 0,820 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Хокук бозуда гаепләнүче суд утырышына килми.
Киров өлкәсенең Нократ Аланы районында яшәүче гражданин А. агымдагы елның 27 сентябрендә, 05.00 сәгатьтә, исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә, «Мамадыш-Кукмара» автоюлының 52нче чакрым 500 метрында «Рено» автомобиле белән идарә итә. Алкотестер белән тикшерү уңай нәтиҗә бирә: организмында 1,077 миллиграмм/литр күләмендә алкоголь булуы ачыклана. Суд утырышында ул үз гаебен таный.
Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев