Авыл зур булмаса да, йортлар — төзек, урамнар — чиста.
Газетаның бер санында Төркәш авылындагы чишмәгә илтүче юлның начар булуы турында язылган иде. Мин дә үз фикерләремне ирештерергә булдым. Авылга су «Насыйр бабай» чишмәсеннән килә, тирә-ягы бик чиста. Зират янындагы чишмә тирәсендә генә бераз тигәнәк үсә. Авылдагы ир-егетләребезгә рәхмәт! Алар яз-көз айларында зиратны чистарталар. Өмәгә читтә яшәүче авылдашлар да күпләп кайта.
Авылыбыз зур булмаса да, йортлар — төзек, урамнарыбыз — чиста. Мәчетебез газга тоташтырылды, аңа илтүче юлга вак таш җәелде. Кибетебез эшләп тора, анда кирәкле товарларның барысын да табарга мөмкин. Кукмарага автобус йөри. Автобус килгәнче көтеп торырга җил-яңгырдан ышыклап торучы уңайлы тукталышыбыз да бар.
Кошчылык фабрикасы күп кенә авылдашларыбызны эшле итте. Хат ташучыбыз да үз эшен вакытында башкара, халыкка кирәкле хезмәтләр күрсәтә. Уңайлыклары булган клубыбыз авылга ямь биреп тора. Төзүчеләр мәдәният учагында чын могҗиза тудырдылар. Аның бер өлешендә фельдшер-акушерлык пункты урнашкан. Җирлегебезгә керүче Нырты авылында табиблык амбулаториясе бар. Анда хезмәт куючы тәмле телле табибыбыз, аның кул астында эшләүчеләргә рәхмәтебез зур.
Халык өчен бик кирәкле булган су башнясы урнаштыралар. Бу эшкә үзара салым акчасы гына җитми, һәр башланган эштә районыбызның ярдәме зур булуын билгеләп үтәсе килә.
Авыл халкы исеменнән, «Хезмәт даны» газетасын яратып укучы
Фото: «Кукмор-информ» архивыннан
Нет комментариев