Машина йөртү таныклыгын МАКС мессенджеры аша күрсәтеп булачак
Соңгы яңалыклар

Машина йөртү таныклыгын МАКС мессенджеры аша күрсәтеп булачак

Аны көзен кулланышка кертү планлаштырыла.

Россия автомобиль йөртүчеләре ЮХИДИ хезмәткәрләренә машина йөртү таныклыгын МАКС мессенджеры аша күрсәтә алачак. Бу хакта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Григоренко сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

«МАКС мессенджерында машина йөртү таныклыгын күрсәтү сервисын эшлибез, карар инде әзер. Сервис техник яктан әзерләнеп бетте дияргә була. Аны көзен кулланышка кертү планлаштырыла», — диде вице-премьер Халыкара яшьләр фестивалендә.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев