«Хезмәт даны» газетасы 96 яшьлеген билгеләп үтә
Соңгы яңалыклар

«Хезмәт даны» газетасы 96 яшьлеген билгеләп үтә

96 ел дәвамында халык белән бергә атлаган газетабызның гомере озын, киләчәге якты булсын!

Бүген, 14 сентябрь көнне, газетабыз үзенең 96 яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Бер гасырга якын тарихы булган басмабыз район тормышын еллар дәвамында яктыртып, халык белән бергә атлап килә. Бу еллар эчендә заман да, газета һәм эш алымнары, коллектив та үзгәрде. Әмма бер нәрсә — укучыга дөрес һәм кирәкле мәгълүмат җиткерү, район яңалыкларын яктырту, кешеләрнең шатлыгын да, борчуын да уртаклашу — шул килеш калды.

Без хәзер бик матур, якты, җылы, заманча мөмкинлекләр тудырылган бинада эшлибез. Әмма шулай да элеккеге редакция яныннан үткәндә, күңел үзеннән-үзе хатирәләргә бирелә. Анда узган еллар, ветеран хезмәттәшләр, алар белән бергә эшләгән көннәр, газета әзерләү мәшәкатьләре искә төшә. Бүгенге бинабыз никадәр уңайлы булмасын, элеккеге редакциянең йөрәктә үз урыны бар.

...Иртәнге сәгать сигезенче яртылар тирәсе. Редакция һәм безнең ут күршеләр булган типография биналары инде гөрләп тора. Атнага ике тапкыр чыга торган газетага язмалар да, хат-хәбәрләр дә шактый кирәк. Шуның өчен редакциядә иртәдән үк җанлылык: кемдер мәкалә яза (ул вакытта компьютерлар юк иде), телефоннан мәгълүмат ачыклый, кемдер килгән хатлар белән таныша. Һәркемнең үз эше, үз мәшәкате. Күп еллар журналистика өлкәсендә хезмәт куйган Рузилә Закирова (Иванова) блокнотына теркәлгән язуларын барлап, аларга «чумып» утыра. Аның һәр мәкаләсендә үзенә генә хас эзлеклелек, төгәллек һәм тормышчанлык чагыла. Яшь хезмәттәшләренә остаз булып торуы да күңелдә җылы хатирәләр булып саклана.

Җаваплы сәркатип Рәшит Минегалиев янына да кем генә килми! Берәүләр хат кертә, икенчеләр үзенең проблемасын сөйли, өченчеләр күңелен бушата, сөенече белән уртаклаша. Ул аларның һәрберсен игътибар белән тыңлап, мөмкин булганча ярдәм итәргә тырыша иде. Аның: «Ярар, ярар», — дигән сүзләреннән дә һәркемнең күңеле тынычланып, йөзенә елмаю кунгандыр. Ул ике сүз белән генә дә кешеләргә барысы да җайланыр, дигән ышаныч бирә белде. 

Мин редакция коллективына кушылганда журналистлар Гөлгенә Шәрипова һәм Лилия Нургалиева икесе бер бүлмәдә утыра иде. Лилия ханым икенче улы белән декрет ялында булганлыктан, хатларны теркәп, эшкәртеп, сораулар килгәндә аларга җаваплар әзерләү бурычы йөкләнде үземә. Шул чагында остазым Гөлгенә апа һәр эшкә җаваплы карарга, кешеләр белән аралашканда игътибарлы һәм сабыр булырга өйрәтте. Аның янәшәсендә хезмәт кую минем өчен зур мәктәп булды.

Лилия апа эшкә чыккач, бүлмәбез тагын да тулыланып китте. Буш вакытларда ул үзенең өстәл тартмасыннан битләре саргаеп беткән көндәлеген ала да безгә укый иде. Бер көнне аның тулай торак белән бәйле маҗараларын тыңласак, икенче көнне мәхәббәт темасына күчәбез. Тик менә шунысы бар — иң кызыклы һәм мавыктыргыч урында туктап кала да: «Иртәгә дәвам итәрбез», — дип нокта куя. Тормыш иптәше Айнур абый белән танышкан вакытларын, яшьлек хатирәләрен сөйләгәндә, без дә үзебезне шул вакыйгалар эчендә йөргәндәй хис итә идек. Аның язмаларын тыңлау кызык та, күңелле дә булды.

Гөлҗофар Миннеханова лаеклы ялга киткәнче, берничә ел аның белән бер бүлмәдә эшләдек. Юк кына темадан да гыйбрәтле, тормышчан, укырга шулкадәр рәхәт булган язмалар әзерләде ул. Кирәк вакытта текстларны рус һәм татар телләренә тәрҗемә итте, газета полосаларыннан хәреф хаталары тикшерергә дә өлгерде. Бүлмәдәшем үрмәкүчләрдән шулкадәр курка, берәр бөҗәк күренсә, шунда ук чыгып йөгерә иде. Үрмәкүчләр чыкмасын өчен идән ярыгына картоннар каплап йөргәне, безнең исә аның бу гадәтенә елмаеп караган истә.

— Кызлар, егетләр, чәй кайнады! 

Корректорыбыз Раушания Мәрданова тавышы бит бу. Сәгать тугызлар тулгач, барыбыз бергә җыелышып, алар бүлмәсендә чәйләп алабыз. Өйдән кем нәрсә алып килә, шул өстәлдә урын ала. Көз көннәрендә алма, грушалардан бер дә өзелмәдек. Ә менә Рәшит абыйның күркә кайнатмасы аеруча истә калган. Кеше күп булгач, аз тигәнгәме — аның тәме хәзер дә тел очында тора. Рус газетасында корректор вазыйфасын башкаручы Идия Сәфәровнаның һәр тәм-томның рецептын сорап сөйләткәнен, аннан калышмыйча, калганнарның да ручка-дәфтәр күтәреп килеп яза башлаганын хәтерлим.

Чәй эчкән вакытта тәрҗемәче Люция Шакированың ил-көндәге яңалыкларны сөйләвен, төрле вакыйгалар турында фикер алышуын, аңа баш мөхәррир урынбасары Азат Сабитов, рус газетасы буенча мөхәррир урынбасары Әнәс Әхмәдиевның (мәрхүм) да кушылып китүен бер онытасым юк. Кайчак гади генә чәй өстәле янында башланган әңгәмә төрле темаларга барып тоташты, ул мизгелләрнең үзенә күрә бер җылысы, якынлыгы булды.

Бер көн дә калмыйча телефоннан әнисенең, туганнарының хәлен белешкәннән, көндәлек тормыш мәшәкатьләрен хәл иткәннән соң, почтага юл тотучы компьютерда текстлар җыючы Дания Миннемуллина, реклама буенча белгечләр Дания Әхмәдиева, Розалия Ризванова, баш бухгалтерыбыз Гөлфия Иванова, фотокорреспондент Фаил Зәйнуллиннар да редакция тормышында үз урыннарын алып тордылар. Типографиягә йөгереп кереп, Мансур абый (мәрхүм), Гөлчирә апа (мәрхүмә), Клара, Анна, Лидия апаларның да хәлен белешергә вакыт таптык. Һәрберсенең үз эше, үз җаваплылыгы булса да, без бер зур гаилә кебек яшәдек һәм эшләдек. 

Бүгенге көндә мин дүртенче җитәкче — Эльвира Миннәхмәтова кул астында хезмәт куям. Төрле елларда газетабызның баш мөхәррирләре булып эшләгән Мирзәхмәт Идрисов, Расим Ризванов (мәрхүм), Гөлгенә Шәриповалар безгә үз тәҗрибәсен, киңәшләрен бирде, һөнәри яктан үсәргә булышты. Һәр җитәкченең үзенә генә хас эш алымы, үз таләбе, үз холкы булды. Еллар узса да, алардан өйрәнгәннәрем бүгенге хезмәтемдә ярдәм итә.

Алда — газетаның яңа еллары, яңа битләре. Аларны да бүгенге коллектив белән бергә язарга насыйп булсын. Ә безнең бурыч — үзебездән соң килгән буынга газетаның бай традицияләрен тапшыру, аның абруен саклап, укучыга тугры хезмәт итү. 96 ел дәвамында халык белән бергә атлаган газетабызның гомере озын, киләчәге якты булсын!

Фото: «Кукмор-информ» архивыннан

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев