Кукмара районы халкы үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрде
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы халкы үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрде

Һәр мөрәҗәгать буенча Сергей Димитриев җаваплы хезмәтләргә тиешле йөкләмәләр бирде.

Кукмара район башлыгы гражданнарны кабул итте. Очрашу барышында муниципалитет тормышының төрле өлкәләренә кагылышлы мәсьәләләр һәм тәкъдимнәр каралды. 

Алар арасында шәһәр бассейнында иң кечкенә балалар өчен өстәмә төркемнәр ачу, шулай ук лагерьда спорт сменасын оештыру һәм җайга салуга бәйле сораулар булды. Әлеге мәсьәлә буенча район башлыгы барлык кызыксынган яклар катнашында хәлне җентекләп өйрәнергә кушты. 

Очрашуда шулай ук урамнарны төзекләндерү, шәһәрдә яңа автобус тукталышы урнаштыру, торак шартларын яхшырту, Кызыл Октябрь авылында су белән тәэмин итү мәсьәләләре күтәрелде. Һәр мөрәҗәгать буенча Сергей Димитриев җаваплы хезмәтләргә тиешле йөкләмәләр бирде.

Фото: Ильназ Габидуллин

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев