Фәнил Хөрәмшин махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә ярдәм күрсәтүне үзенең гражданлык бурычы дип саный.
Олы йөрәкле райондашыбыз Фәнил Хөрәмшин махсус хәрби операция зонасындагы якташларга чираттагы гуманитар ярдәмне җибәрде.
Йөк автомобилендә урын алган әйберләр арасында такта, профильле торбалар, пленка, кадак, саморез, генератор һәм башка төзелеш һәм көнкүреш кирәк-яраклары бар. Аларның һәркайсы алгы сызыктагы хәрбиләр өчен кирәкле һәм файдалы булачак.
Фәнил Хөрәмшин махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә ярдәм күрсәтүне үзенең гражданлык бурычы дип саный. Ул моңа кадәр дә гуманитар ярдәм җибәреп, якташларыбызга үзенең теләктәшлеген күрсәтте.
— Егетләр илебезнең иминлеген саклый. Аларга кулдан килгәнчә ярдәм итү — безнең бурыч. Кирәк-яракларны җыеп, мөмкин булганча ярдәм итеп торырга тырышабыз, — ди Фәнил Наил улы.
Махсус хәрби операциядәге якташларга ярдәм — бердәмлекнең, бер-береңә терәк булуның ачык мисалы. Тылдагы һәр ярдәм, һәр җылы сүз анда хезмәт итүче егетләргә көч һәм ышаныч бирә.
Фото: Фәнил Хөрәмшин
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев