Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
11 сентябрь көнне 08.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмараны көнчыгыш яктан урап узучы автомобиль юлының 1нче чакрымында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре участок уполномоченныйлары белән берлектә «Тоннель» операциясе үткәрделәр. Бу хакта районның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның барлыгы 7 очрагы теркәлде. Алар арасында: 5се — куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен бозу, 1се — тәрәзәләрен караңгылату кагыйдәләрен бозган транспорт чарасы белән идарә итү.
Моннан тыш, исереклек билгеләре булган машина йөртүче дә ачыкланды. Аның транспорт чарасы махсус тукталышка урнаштырылды.
Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев