Зур Кукмара җирлегендәге спартакиадада җиңүче командага тәкә тапшырылды
Спорт

Зур Кукмара җирлегендәге спартакиадада җиңүче командага тәкә тапшырылды

Зур Кукмара авыл җирлеге халкын спортка, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүче матур традиция дәвамлы булсын иде.

Быелгысы да тәмам. Сүзем Зур Кукмара җирлегендә урам командалары арасында үтүче спартакиада турында. 

Зур Кукмараның Россиядә иң спорт сөючән авыл икәнен белә идегезме дип, бер сораган бар иде инде. Арттырып та, киметеп тә әйтү түгел: нәкъ менә шулай. Кайсы авылда спортның 14 төре буенча урамнар арасында үз спартакиадасы үтә? Ә кайсы авыл җирлекләр арасында бара торган район спартакиадасында инде сигезенче ел рәттән чемпион калуы, алардан тыш та төрле төрләр буенча ярышлар үткәрүе белән горурлана ала? Кайсы авылның инеш буенда теннис өстәле тора? Кыш буе сезнең авылыгызның да хоккей мәйданчыгы тулы куәтенә эшлиме, балаларыгыз җәйге сезонда төнге 10нарга кадәр ясалма яшел чирәмдә футбол тибәме ул? 

Ә инде спартакиадага килсәк, ул җирлектә бишенче ел рәттән үткәрелде. Аңа старт көз көне, җиңел атлетика төре буенча бирелә. Аннан соң итекле хоккей, чаңгы эстафетасы, таяк тартышу, волейбол, гер күтәрү, өстәл теннисы китә... 8 март бәйрәмендә исә ел саен дартс, мылтыктан ату, турникта күтәрелү оештырыла. Шашка-шахмат ярышлары да бер ял көнендә үтеп куя. Футбол, аркан тартышу инде йомгаклау өлешенә туры китерелә. 

...Гадәттәгечә, бу көнне каеннар ышыгындагы зур казанда тәмле пылау пешә, чәй кайный. Быел да Айрат Мирзин 160 килограмм авырлыктагы пылау әзерләде. Ә берничә көн алдан авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев елдагыча кыштан ук хуҗасы белән сөйләшеп куйган ике сарыкны алып кайтты. Берсе пылау өчен булса, икенчесе — җиңүче командага. 

Нәкъ менә шушы көнне моңа кадәр тигез барган очколар үзгәрергә, ягъни җиңеп барган командалар турнир таблицасында аскарак төшеп, «үкчәгә басып» килүчеләр алга үтәргә мөмкин. Бу юлы да шулай булды: 44 очко белән икенче урында барган Янсыбы авылы егетләре, 40ар очко белән алда барган «Мәктәп-Майская» һәм «Тукай» урамнары командаларын узып, лаеклы җиңү яулады. Һәм, шулай итеп, бу көнне Янсыбы авылына спортчыларның шатлыктан ташып чыгарга торган күңел халәтләренә кушылып, спартакиаданың иң зур призы — тәкә дә кайтып китте.

Быел оештыручылар тарафыннан быел тагын бер яңалык та кертелде әле: һәр командадан өчәр кеше уктан ату буенча үзләренең мәргән булуларын сынадылар. Читтән караганда бик җиңел шикелле күренсә дә, осталык һәм сабырлык һәм игътибарлылык сорый икән ул. 

Шунысы да бар: спортның хоккей, футбол төрләре әлеге авыл егетләре, Рамил Нуриев, Динар Хафизовлар истәлегенә үткәрелә, спортчы егетләребезнең тагын бер кат исемнәре искә алына. Ә быелгы финал өлеше үз урамнары өчен футбол ярышына чыккан 7-12 яшьлек малайларның чын күңелдән уйнаулары белән күпләрнең хәтерендә сакланыр. Димәк, үсеп килүче буында да азарт, җиңү хисе бөреләнеп килә. 

Зур Кукмара авыл җирлеге халкын спортка, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүче матур традиция дәвамлы булсын иде.

Ришат Хәнәфиев, Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы:

Спартакиаданың ахыргы бәйрәм көненнән, финал уеннарыннан бик канәгать калдым — «гөрләп» узды. Катнашучылар да, спортчылар да, балалар да күп иде, Зур Кукмара һәм Рудник авылы имамнары, эшмәкәрләребез дә килгән иде. Көне дә матур булды. Ел дәвамында никадәр шимбә һәм ял көннәре әлеге спартакиаданы уздырып, бөтенесен көйләп, эшләрне җайлап, матди якны да «күтәртеп» үтсә дә, ахыры күңелле һәм рәхәт тойгылар калдырып тәмамлана. Быелгы елны икенче («Мәктәп-Майская» )-өченче («Колхоз») урынга чыккан командаларга 20 мең, 10 мең сум күләмендә приз бирү дә яхшы булды. Чәй өстәле артында алар киләсе елларга да планнар корып, уеннарның сыйфат ягын тагын да яхшыртачаклар. Кайбер урманар хәтта бертөрле спорт футболкаларга кадәр тектерделәр. Беренче елларны спорт төрләре күп булмаса да, елдан-ел яңарып, быел менә 14 төргә җитте. Спартакиада урам халкын, урамнарны берләштерә ул. Өлкәннәр сөйләве буенча, 1970-1980 елларда Зур Кукмара авылында ун ел дәвамында урамнар арасында җәй буе 11гә 11 кеше футбол уйнаган. Без — шушы традицияне дәвам итүчеләр.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев