Татарстанда IX чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды.
Кукмарада гомер кичерүче Раулә ханым Самерханова 1670нче сайлау участогында теркәлгән. Ул бирегә иң беренчеләрдән булып килде.
— Күп еллар Кукмарада яшәвем белән горурланам. Шәһәребез чиста, матур, көннән-көн төзекләнә. Мин сайлауларның берсеннән дә калырга тырышмыйм. Бу юлы да участок ачылганчы ук килеп җиттем. Сәгать сигез тулгач, тавыш бирү башланды һәм мин дә үземнең гражданлык бурычымны үтәдем. Һәр кешенең үз тавышы, үз фикере бар. Шуңа күрә сайлауда катнашуны мөһим дип саныйм, — диде ул.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев