Биредә барлыгы 1132 сайлаучы теркәлгән.
Зур Кукмара авылындагы мәдәният йортына урнашкан 1674нче номерлы сайлау участогы бүгенгә ябылырга санаулы минутлар калып бара. Сайлау участогы җитәкчесе Рузия Хәнәфиева әйтүенчә, биредә барлыгы 1132 сайлаучы теркәлгән.
— Иң беренче булып бюллетеньнәрне Рудникта яшәүче Алмаз Вәлиев алды. Хәзерге вакытка барлыгы 312 сайлаучы килде. Бу инде бүген эш көне булуга бәйле. Иртәгә иртән сайлаучылар гадәттәгечә ташкын булып агылыр дип ышанабыз, — диде Рузия Хәнәфиева.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев