Сибгатуллиннар гаиләсен затлы бүләк белән котлыйбыз!
Сайлауда катнашып, айфон откан ундүртенче җиңүче билгеле булды! Бу юлы бәхет Кукмарадан Алсу һәм Динар Сибгатуллиннарга елмайды. Без әлеге бәхетле гаилә белән якыннан танышып, аларның сөенечләрен уртаклаштык.
Алсу — чыгышы белән Кукмара кызы, ә Динар Кенәбаш авылыннан. Бүгенге көндә алар Кукмарада гомер итәләр, ике ул тәрбияләп үстерәләр. Данирга — 9, ә Даниска 7 яшь тула.
Сибгатуллиннарның икесе дә районның спорт оешмаларында хезмәт куя: Алсу — «Зилант» спорт мәктәбендә, Динар «Батыр» сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә һәм «Нараткай» лагеренда эшли.
- Сайлауларда һәрвакыт катнашабыз. Бу юлы да беренче көнне үк барып тавыш бирдек. Фотога төшеп, социаль челтәрдәге битебезгә тиешле хештегларны куеп урнаштырдык. Дөресен генә әйткәндә, җиңәрбез дип уйламадык та, чөнки моңа кадәр беркайчан да мондый зур бүләк отканыбыз юк иде, — ди Динар Сибгатуллин.
Бүген исә Сибгатуллиннарның шатлыклары бик зур. Шулай да, бүләкне кулларына алып карамыйча, күңелләре һаман да ышанып бетми әле.
- Айфон отуыбыз турында иң беренче булып редакциядән шалтыратып хәбәр иттеләр. Аннары мин бу яңалыкны иремә җиткердем. Ул, ышанмыйча, тизрәк интернеттан тикшереп карады. Шуннан соң туганнар, танышлар шалтырата башлады, — дип уртаклаша Алсу. — Телефон иремә булыр дип уйлыйм, чөнки ул техниканы миңа караганда яхшырак белә.
Сибгатуллиннар гаиләсен затлы бүләк белән котлыйбыз! Яңа телефон сөенечле мизгелләр бүләк итсен, ә гаиләдә һәрвакыт шатлык, бәхет һәм иминлек булсын!
Фото: Ризилә Корбанова/ "Кукмор-информ"
Нет комментариев