Кукмара районында ике мәктәптә агрокласслар ачылды
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында ике мәктәптә агрокласслар ачылды

Министр Марат Җәббаров та агрокласслар ачуга уңай бәя бирде.

Кукмара районына эш сәфәре барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, «Татагролизинг» җәмгыятенең генераль директоры Рафаэль Фәттахов һәм район башлыгы Сергей Димитриев Нырья һәм Сәрдекбаш урта мәктәпләрендә агрокласслар ачуда катнашты.

Кукмара районында агрокласслар булдыру — авыл хуҗалыгы өлкәсендә киләчәк белгечләр әзерләүгә юнәлдерелгән мөһим адым. Районның авыл хуҗалыгы тармагында ирешкән уңышларын, тәҗрибәсен һәм заманча технологияләрен яшь буынга җиткерүдә мондый профильле сыйныфларның әһәмияте зур.

Район башлыгы Сергей Димитриев билгеләп үткәнчә, Кукмара районы республикада терлекчелек һәм игенчелек өлкәләрендә алдынгы урыннарны били.

- Агрокласслар район өчен бик мөһим. Чөнки без — авыл хуҗалыгы районы. Районда тәүлеклек сөт җитештерү күләме 600 тоннага якынлаша. Мондый нәтиҗәләргә авыл хуҗалыгы предприятиеләре тырышлыгы белән ирешәбез. Игенчелектә дә алдынгы урыннарны билибез. Агрокласслар ярдәмендә без киләчәк буынны тәрбиялибез. Алар районыбыз үсеше өчен хезмәт куяр дип ышанабыз. Камиллекнең чиге юк: үсәргә, алга барырга, көндәшлеккә сәләтле булып калу өчен яңа, заманча технологияләрне үзләштерергә кирәк. Агрокласслар моның өчен зур мөмкинлекләр ача. Аларның киләчәктә уңай нәтиҗәләр бирәчәгенә ышанам. Без укыган чорда технологияләрне өйрәнү өчен мондый мөмкинлекләр юк иде, — дип ассызыклады Сергей Димитриев.

Министр Марат Җәббаров та агрокласслар ачуга уңай бәя бирде. Аның фикеренчә, мәктәп укучыларына кечкенәдән үк авыл хуҗалыгы юнәлешендә белем алу, заманча технологияләр белән танышу мөмкинлеге тудыру — тармакның киләчәгенә салынган мөһим инвестиция. Мондый проектлар яшьләрнең һөнәри кызыксынуларын үстерергә, авыл хуҗалыгы белгечлекләренә игътибарны арттырырга ярдәм итә.

Сәрдекбаш урта мәктәбендә бүгенге көндә 103 бала белем ала. Биредә агрокласс «Нәтиҗәле терлекчелек һәм заманча азыклар» юнәлеше буенча эшләячәк. Дәресләрдән тыш вакытта 7–8 сыйныф укучылары биредә атнага дүрт сәгать шөгыльләнә алачак. Проект кысаларында математика, биология, химия һәм физика укытучылары укучылар белән берлектә авыл хуҗалыгына бәйле темаларны өйрәнәчәк.

Агрокласс заманча җиһазлар, интерактив комплекслар һәм лаборатория кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән. Биредә балалар теоретик белемнәрен практикада кулланырга, тәҗрибәләр үткәрергә һәм фәннәрнең көндәлек тормыш белән бәйләнешен аңларга өйрәнәчәк.

Сәрдекбаш мәктәбендә профильле сыйныф «Вахитов» җәмгыяте ярдәме белән булдырылган. Укучылар үзләре дә яңа агрокласста шөгыльләнүнең кызыклы булуын билгеләп үтә. Алар төрле тәҗрибәләр үткәрә, яшелчә-җимешләрнең электр үткәрүчәнлеген тикшерә, бер икмәк пешерү өчен күпме ашлык кирәклеген өйрәнә... Мондый практик дәресләр балаларның фәннәр белән кызыксынуын арттыра, аларга яңа белемнәрне мавыктыргыч формада үзләштерергә ярдәм итә.

Агроклассларның ачылуы — укучыларга белем һәм тәҗрибә туплау өчен яңа юллар ачу гына түгел, ә авыл хуҗалыгының киләчәгенә юнәлдерелгән мөһим проект та. Бүген биредә алган белемнәр, кызыксыну һәм тәҗрибә киләчәктә районыбызның авыл хуҗалыгын үстерергә сәләтле яшь белгечләр формалаштыруга ярдәм итәр.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев