Ярминкә Кукмара халкы өчен файдалы сәүдә урыны гына түгел, ә аралашу һәм ял итү өчен дә матур бер бәйрәмгә әверелде.
Кукмараның Комсомол мәйданында мәгариф учреждениеләренең традицион «Юннат-2026» көзге күргәзмә-ярминкәсе гөрләде. Ярминкәдә район мәктәпләре һәм балалар бакчалары катнашты. Шулай ук районның мәдәният учреждениеләре дә көзге муллыкны тәкъдим итте.
Районга эш сәфәре белән килгән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, «Татагролизинг» җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Фәттахов та, район башлыгы Сергей Димитриев белән берлектә, сәүдә-күргәзмә рәтләре белән танышты.
Сәүдә рәтләрендә ниләр генә юк иде! Күз явын алырлык итеп тезелгән чөгендер, кишер, суган, сарымсак, бәрәңге, севок, помидор, татлы борыч — һәркем үзенә кирәклесен таба алды.
Көзге уңыштан әзерләнгән төрле ризыклар, өй гөлләре, чүлмәкләргә утыртылган бакча чәчәкләре дә сатып алучыларда зур кызыксыну уятты.Ә күргәзмә өлеше исә аеруча үзенчәлекле иде.
Кулдан ясалган эшләнмәләр, төрле композицияләр, көзге муллыкны чагылдырган бизәлешләр, зурлыгы белән таң калдырган гигант яшелчәләр — барысы да катнашучыларның иҗади якын килүен күрсәтте. Һәр учреждение үз сәүдә һәм күргәзмә мәйданчыгын мөмкин кадәр матур һәм үзенчәлекле итеп әзерләргә тырышкан.
Ярминкәдә сәүдә белән генә чикләнмәделәр. Мәйданда концерт программасы тәкъдим ителде, килгән кунаклар тәм-томнардан авыз итте, таныш-белешләрен очратып аралашты. Шулай итеп, көзге ярминкә Кукмара халкы өчен файдалы сәүдә урыны гына түгел, ә аралашу һәм ял итү өчен дә матур бер бәйрәмгә әверелде.
Әлеге чарада мәгариф учреждениеләре, мәдәният хезмәткәрләре үзләренең хезмәт нәтиҗәләрен, иҗади мөмкинлекләрен генә түгел, ә коллективларның бердәмлеген, тырышлыгын һәм уңганлыгын да күрсәтте. Мәйданда күзгә-күз очрашкан танышлар, мул уңыш белән тулы өстәлләр, елмаюлар һәм күтәренке кәеф көзге ярминкәнең үзенә генә хас җылылыгын тудырды.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Нет комментариев