Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче Зөһрәбикә апа Мөхәммәтшина 100 яшен тутырды

Юбилярның 6 оныгы, 9 оныкчыгы бар.

Кукмарада гомер кичерүче Мөхәммәтшина Зөһрәбикә Хафиз кызы үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Туган көн иясен котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина килде. Алар гасыр әбисенә Россия Президентының, Татарстан Рәисенең котлау открыткаларын, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләкләре тапшырдылар. 

Зөһрәбикә апа тумышы белән Түбән Өскебаш авылыннан. Тормыш иптәше белән шунда гомер иткән, өч балага гомер биргәннәр. Кызганыч, гасыр әбисенең пар канаты һәм ике баласы бүген инде арабызда юк. Улы гаиләсе белән Лубянда яши. Зөһрәбикә апа Кукмарада үз йортлары белән яшәүче оныгы Лилия гаиләсендә кадер-хөрмәттә тыныч картлык кичерә. 
Юбилярның 6 оныгы, 9 оныкчыгы бар. 

«Әбиебез гомер буе күмәк хуҗалыкта төрле эш башкарган, шуннан пенсиягә чыккан. Кукмарага күченгәч, күп еллар әбине һәм аның урын өстендә яткан кызын социаль хезмәткәр Алсу апа Сабирова тәрбияләде. Без аңа бик рәхмәтле. Гөлсинә апаның вафатыннан соң без әбине үзебезгә алып кайттык. Бик тыныч холыклы ул. Аның беркайчан зарланганын ишетмәссең. Кайвакыт хатирәләргә бирелеп, бик күп гыйбрәтле хәлләр сөйли. Без аны бик яратабыз», — ди оныгы Лилия ханым.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев