Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара 4нче урта мәктәбендә хәрбиләргә ярдәм йөзеннән татлы ярминкә оештырылды

Тупланган акчалар махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә кирәк-яраклар алу өчен тапшырылачак.

Кукмара 4нче урта мәктәбендә бик матур итеп «Татлы ярминкә» оештырылды. Ярминкә «Ватанны саклаучылар елы» һәм Бөек Җиңүгә 80 ел тулуга багышланган иде. 

— Безнең белем йортында хәрби-патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә: төрле кичә, очрашулар уза, махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә гуманитар ярдәм туплап җибәрелә, макулатура җыюдан кергән һәм ярминкәләрдә тупланган акчалар шулай ук хәрбиләргә кирәк-яраклар алу өчен тапшырыла, — диде мәктәп директоры Регина Минемуллина. — Махсус хәрби операция зонасында гомере өзелгән чыгарылыш сыйныф укучылары турында да онытмыйбыз, алар истәлегенә мемориаль такталар куела. 9 декабрь — Ватан Геройлары көнендә тагын ике егеткә истәлек тактасы ачарга планлаштырабыз. 

Башлангыч сыйныфлар укытучысы Светлана Шакирова да мондый төр чараларның балалар өчен ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә әһәмияте зур булуын билгеләп үтте. 

— Бу уку елында ярминкәне кечкенә сыйныфлар башлап җибәрсә, икенче чиректә — уртанчы, алга таба ул өлкән звено укучылары катнашында оештырылачак. Ярминкәгә һәр сыйныф тырышып әзерләнде. Балалар нинди генә тәм-том, камыр ризыклары алып килмәгәннәр! Күргәнегезчә, өстәлләр сый-нигъмәтләрдән сыгылып тора! Әниләрнең күбесе сатучы ролен башкарды, аларга балалар да булышты. Хәрбиләргә азмы-күпме ярдәм итә алуыбыз — безнең өчен горурлык, — диде Светлана Алексеевна. 

«Татлы ярминкә» көнне Нократ Аланының Россия Герое, генерал-лейтенант Валерий Асапов исемендәге махсус әзерлек үзәгендә шөгыльләнүче егет-кызлар хәрби кораллар күргәзмәсен тәкъдим итте.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев