Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Район үзәк дәваханәсенең сөт ризыкларын тарату пункты капиталь төзекләндерелде

Бүген ул тантаналы рәвештә куллануга тапшырылды.

Бүген Кукмара район үзәк дәваханәсенең сөт ризыкларын тарату пункты капиталь төзекләндерүдән соң, тантаналы рәвештә ишекләрен ачты. Райондашларның шатлыгын район башлыгы Сергей Димитриев, якташыбыз, Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Илнар Хафизов һәм башкалар уртаклашты.

Район үзәк дәваханәсенең сөт ризыкларын тарату пункты капиталь төзекләндерелде 

«Соңгы елларда дәваханә территориясендә бик зур төзекләндерү эшләре бара, алар алга таба да дәвам итәчәк. Тулаем әйткәндә, ике-өч ел эчендә дәваханәне тулысынча ремонтлап чыгарга планлаштырабыз», — диде Сергей Димитриев.

Район үзәк дәваханәсенең сөт ризыкларын тарату пункты капиталь төзекләндерелде

Биредә капиталь ремонт бу елның февраль аенда башланып киткән иде. Төзекләндерү барышында бинада электр, су һәм җылылык системалары алмаштырылган, стеналар, түшәм-идәннәр заманча итеп ясалган. Көтү, сөт ризыклары алу залы үзгәртелеп, бераз зурайтып ясалган. Хәзер анда әти-әниләр коляска белән дә керә алалар, ул киң, якты, иркен…

Район үзәк дәваханәсенең сөт ризыкларын тарату пункты капиталь төзекләндерелде

Район үзәк дәваханәсе коллективы исеменнән рәхмәт сүзләрен район үзәк дәваханәсе баш табибының урынбасары Руслан Димитриев җиткерде.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев