Кукмарада уку алдынгыларын хөрмәтләделәр
Бәйрәм котлаулар, концерт номерлары белән үрелеп барды.
Шәһәрнең Комсомол мәйданында «Уку алдынгылары» слеты узды. Анда яхшы билгеләргә генә өлгерүче, фән олимпиадаларында, конференцияләрдә, спорт ярышларында, мәдәни чараларда актив катнашкан укучылар, аларның әти-әниләре һәм укытучылары тәбрикләнде.
Чарада район башлыгы Сергей Димитриев катнашты, бәйрәмгә чакырылучыларга үзенең изге, матур теләкләрен ирештерде.
«Уку алдынгыларын хөрмәтләү районда матур традициягә әйләнде. Бу уку елында 138 укучы җиңүче һәм призер булган. Монда укытучыларның һәм әти-әниләрнең дә өлеше зур. Сезнең барыгызга да зур рәхмәт. Киләчәгебез ышанычлы кулларда булсын өчен без алга таба да тирән белемле, конкурентлыкка сәләтле балалар тәрбияләргә тиешбез. Районда мәгариф өлкәсенә зур игътибар бирелә. Балалар бакчасы, белем йортларын заман таләпләренә туры китереп төзекләндерәбез, яңартабыз. Бу эшләр алга таба да дәвам итәчәк. Бәйрәм белән барыгызны да», – диде Сергей Димитриевич.
«Уку алдынгылары» слеты котлаулар, концерт номерлары белән үрелеп барды.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев