Талант һәм тырышлык чикләр белми: Кукмарадан яшь музыкант Ангелина Айгишеваның уңышлары
Яшь талант Казанда узган «Йөрәгең белән тыңла» дигән конкурстан беренче дәрәҗә лауреат дипломы белән кайтты.
Музыка — кешенең күңел дөньясын баета, рухи яктан үстерә торган иң көчле сәнгать төрләренең берсе. Әлеге көчне иң тирән мәгънәсендә тоеп, аны үз язмышына әйләндергән балалар арасында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә бар. Аларның уңышлары аеруча соклану уята, чөнки һәр җиңү артында никадәр зур түземлек, олы хезмәт һәм гаиләнең ярдәме тора.
Физик мөмкинлеге чикле 14 яшьлек Кукмара кызы Ангелина Айгишева инде җиде ел музыка мәктәбенә йөри, ныклы адымнар белән фортепианода уйнау осталыгын арттыра. Шушы көннәрдә яшь талант Казанда узган «Йөрәгең белән тыңла» дигән конкурстан беренче дәрәҗә лауреат дипломы белән кайтты.
«Мин үзенчәлекле балалар белән инде 13 елдан артык шөгыльләнәм. Йолдызчыкларым Диләрә Кәшәпова, Илсинә Әхмәдуллиналар да музыка мәктәбендә бик тырышып укыдылар. Ангелинаның исә бирегә килүен бүгенгедәй хәтерлим. Әлеге кечкенә генә гәүдәле кызның күзләре янып тора, кызыксынуы шул дәрәҗәдә көчле иде ки, беренче дәресләрдән үк һәр сүземне йотып алды, гел яңалыкка омтылды. Хәзер дә аның максатчанлыгына, тырышлыгына сокланмау мөмкин түгел. Дәресләрдән тыш, өендә дә бик күп шөгыльләнеп, үзенең белемен камилләштерү өстендә эшли торган, тимердәй нык холыклы, тормыш сынауларын җиңеп, алга таба баручы кыз ул. Минем үзенчәлекле балаларга, аларның әти-әниләренә шуны әйтәсем килә: беркайчан төшенкелеккә бирелмәгез, өметне өзмәгез. Бу тормышта булдыра алмаган эш юк. Ангелина моның ачык мисалы», — ди музыка мәктәбенең фортепиано классы һәм хор бүлеге укытучысы Зөлфия Шәймарданова.
Музыка мәктәбендә укучы кыз күп кенә концертларда чыгыш ясый, район һәм республика гына түгел, Бөтенроссия бәйгеләрендә дә катнаша. Баланың табигый сәләте, үҗәтлеге һәм эзлекле рәвештә эшләве бушка узмый.

Соңгы республикакүләм конкурста ул «Соло» һәм «Ансамбль» номинацияләрендә үз осталыгын күрсәтә. Беренчесендә — үзе генә, ә икенчесендә Алексей Ибятов белән музыкаль әсәр башкара һәм беренчелекне ала. Бу — Ангелинаның, аның укытучысы, әнисе һәм якыннарының уртак җиңүе. Мондый югары бәя яшь талант өчен җаваплылык та, киләчәктә иҗади үрләр яулау өчен көчле этәргеч тә булып тора.
Ангелинаның тормышында, аның сәләтен үстерүдә әнисе Евгениянең өлеше бик зур. Һәр дәрескә, чыгышларга, төрле чараларга кызын йөртә, аның өчен — терәк, иҗат юлын яктыртучы якты маяк ул.
«Мин — ике бала әнисе. Ангелинамның, кызганыч, физик мөмкинлекләре чикле. Кызыбыз өч яшьлек чагында аңа Мәскәү табиблары «Тумыштан килгән мускул дистрофиясе» дигән диагноз куйды. Әлеге куркыныч хәбәрне ишеткәннән соң, аяк астында җир убылгандай булды, тормышыбыз икегә бүленде. Әмма елап утырып, үз эчеңә бикләнеп кенә проблема хәл ителми бит. Мин үземне кулга алдым, Ангелинаны тормышка яраклаштыру өчен бар көчемне куйдым, — ди Евгения. — Безгә бик күп дәваханәләр юлын таптарга туры килде. Курган, Мәскәүгә дә бардык. Хәзер дә, мөмкинлек чыгу белән, шифаханәләргә йөрергә тырышабыз, үзебезнең «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә дә еш булабыз. Анда балаларның сәламәтлеген ныгыту өчен бик күп мөмкинлекләр тудырылган».
Ангелинаның әнисе Евгения Александровна мәктәп елларында Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә укыган булган. Хәзер дә бармаклары фортепиано клавишаларына тиюгә, җыр-моң дөньясына чума ул.
«6-7 яшьләр тирәсе булдымы икән, кызыксынып китмәсме дип, кызыбызга кечкенә синтезатор алдык. Чыннан да, ул әлеге уен коралына тартылды. Музыка мәктәбенә йөрисе килү теләген белгәч, укытучылар белән сөйләштем дә, килеп карарга булдык. Инде менә җиденче ел балам Зөлфия Камил кызы кул астында музыка серләренә төшенә. Өйгә кайткач, бергәләп уйныйбыз. Классик әсәрләр, татар халык көйләрен башкару аңа аеруча ошый, — ди әнисе. — Музыка мәктәбенә йөрү Ангелинага уңай тәэсирләр бирә, шулай ук вак моториканы үстерүдә дә уен коралының өлеше зур. Биредә кызыбыз дуслар тапты. Дәресләр узасы көнне көтеп ала. Музыка мәктәбенә бик теләп киләбез».
Ангелина кебек батыр, максатчан, иҗади балалар — безнең барыбыз өчен дә горурлык. Аларның ирешкән уңышлары башкаларга да илһам бирә, көч өсти, мөмкинлекләр чиксез булуын исбатлый. Яшь музыкантка киләчәктә дә яңадан-яңа уңышлар, зур сәхнәләр, дәрәҗәле фестивальләр һәм күңел көрлеге телибез. Аның таланты һәм тырышлыгы алга таба да якты юллар ачасына ышанабыз.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев