Капиталь төзекләндерелгән «Миләшкәй» балалар бакчасы куллануга тапшырылды
Бакча мөдире Зөлфия Минһаҗеваның сүзләренә караганда биредә ремонт эшләре агымдагы елның гыйнвар аенда башланып киткән.
Бүген Кукмарада тантаналы рәвештә «Миләшкәй» балалар бакчасы куллануга тапшырылды.

Бакча хезмәткәрләре, балалар, әти-әниләрнең шатлыгын район башлыгы Сергей Димитриев, якташыбыз, Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Илнар Хафизов һәм башкалар уртаклашып, уңышлар, бәхет-шатлык һәм алга таба биредә сабыйларның тагын да күбрәк булуын теләде.
Бакча мөдире Зөлфия Минһаҗеваның сүзләренә караганда биредә ремонт эшләре агымдагы елның гыйнвар аенда башланып киткән.

«Ярты ел эчендә бакчабыз күзгә күренеп үзгәреш кичерде. Бинаның эчке ягы бөтен санитар таләпләргә туры килә торган итеп эшләнде. Бакчага керү юлы үзгәртелеп, беренче катта азык-төлек блогы урнашты. Чөнки ул бик кечкенә һәм төркемнәрдә буфет бүлмәләре дә юк иде. Җылылык, су системасы, канализация, электр чыбыклары, барлык ишекләр алыштырылды, идән, түшәм, диварлар өр-яңадан эшләнде, яңа җиһазлар кайтты. Шулай ук бакча территориясен дә төзекләндерелде, уен, спорт мәйданчыклары да ясалды», — диде ул һәм район, республика җитәкчелегенә, төзелеш оешмасы егетләренә рәхмәтен белдерде.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев