Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев районның ветеран җитәкчеләре белән очрашты

Чара Халыкара Өлкәннәр көне декадасы кысаларында оештырылды.

Район башлыгы Сергей Димитриев районның төрле өлкәләрендә хезмәт куеп ялга чыккан ветеран-җитәкчеләр белән очрашты, аларга район үсешенә керткән хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде. 

«Халыкара Өлкәннәр көне декадасы кысаларында күп еллар районда хезмәт куйган җитәкчеләрне быел кабат бәйрәм өстәле артына җыйдык. Сез — Кукмараның нигезен булдыручылар, район киләчәге өчен тырышып хезмәт куючылар. Барысы өчен дә зур рәхмәт. Без күп кенә тармаклар буенча матур күрсәткечләргә ирешәбез. Яңа биналар, спорт корылмалары һәм башка объектлар салына, ремонт таләп иткәннәре төзекләндерелә. Командабыз бердәм, нык. Бик күп программаларда катнашабыз, матур гына эшлибез. Һәммәгезгә саулык-сәламәтлек, иминлек телим. Бергә булыйк, бердәм булыйк, алга барыйк!» — диде Сергей Димитриев.

Ветераннарның һәрберсе төрле өлкәләрдә хезмәт куйган, олы тәҗрибәгә ия. Бүгенге көндә дә аларның күбесе үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә, гаилә кыйммәтләрен ныгытуда зур тырышлык куя, сәнгать чараларында, спорт ярышларында, очрашуларда катнаша, яңалыклар эчендә кайный. 

Бәйрәм табыны артында узган очрашу истәлекләрне барлау, җыр-биюләр белән үрелеп барды.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев