Алар халыкка хезмәт итә: «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсында кукмаралылар да катнашты
Язмамның өч герое да тормышта төрле өлкәләрдә үз урыннарын тапканнар.
Нинди генә нәфис, матур зат булса да, хатын-кызның язмышы бервакытта да җиңелләрдән булмаган. Хәзерге җәмгыятьтә дә хатын-кызның рольләре бихисап: ул — иренең нык тылы, күпбалалы әни, алыштыргысыз җитәкче...
Ләкин нинди генә өлкәдә эшләсә дә, иң беренче ул — хатын-кыз, асылына тугры калган гүзәл җан иясе. Әлбәттә, хатын-кызлы җирдә ир-атның да урыны бар. Нәкъ менә шундый гүзәл ханымнар, чын ир-егетләрне барлау максатыннан, республикада «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсы үткәрелә. Күптән түгел Питрәч районында зона туры булып узды. Анда Кукмара данын яклап, Миләүшә Фатыйхова, Гөлзия Хисмәтуллина һәм Айрат Шәфигуллиннар катнашты.
Иҗади гаилә: сәхнәдә дә, өйдә дә
Березняк авылыннан Миләүшә Фатыйхова «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухият» номинациясендә катнашты. Конкурста ул гаиләсе һәм район Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән Сабантуйда кунак каршылау йоласын күрсәтте. Миләүшә үзе Березняк авылы мәдәният йортында 11 ел директор вазыйфасын башкара. Беркемгә дә сер түгел: бу өлкәдә эшләүчеләрнең яллары да, бәйрәмнәре дә эш урынында уза. Башкалар ял иткәндә, алар, күңел җылысын кызганмыйча, халыкка хезмәт итәләр, матурлык өләшәләр.
— Минем өчен мәдәният эш урыны гына түгел, ул — дөньям, яшәү рәвешем, — ди әңгәмәдәшем. — Ә гаиләм — бу эштә зур таянычым. Нинди генә чара уздырсак та, тормыш иптәшем, балаларым булыша. Алар кечкенә чакта кайнанам-кайнатам ярдәмгә килде. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кайтып керсәм дә, балаларымның ышанычлы кулларда икәнен белә идем.
Фатыйховлар — күпбалалы гаилә. Тормыш иптәше Ринат белән ике кыз, бер ул тәрбиялиләр.
Эш күрсәткән ирне ил онытмас
«Ир-ат — игелекле йөрәк» номинациясендә Туеш мәчете имам-хатыйбы Айрат Шәфигуллин җиңү яулады. Айрат хәзрәт хезмәт юлын физик тәрбия укытучысы буларак башлый. Кукмара, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, соңрак Россия Ислам институтында дини белем алганнан соң, 2015 елда Туеш мәчетенә имам вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә. Бу вакытта мәчет иске, һәм ул Туеш зираты белән рәттән урнашкан була.
— Зират эчендәге, уңайлыклары булмаган мәчеткә карап, бик йөрәгем әрни иде, — дип сөйли Айрат Шәфигуллин. — Яңа бина төзергә кирәклеге турында уйланып йөри башладым. Рөхсәт һәм ярдәм сорап, Сергей Димитриевка мөрәҗәгать иттем. Минем хыялым Кукмарага керү юлында шәһәрнең йөзе булып торган мәһабәт дин йорту салу иде. Район башлыгы бу эшкә теләктәшлек белдерде.
Шулай итеп, хәзрәт эшкә тотына. Ташчы һөнәрен яхшы белгән имам бинаның беренче кирпечләрен сала. Үзе дә эштән курыкмый, ярдәм кулы сузучыларга да туры юл күрсәтә. Ике ел дигәндә, 2018 елда, район халкы, дин-кардәшләр ярдәме белән юл буенда бик матур бина — Туеш мәчетенең ишекләре ачыла. Шул ук елны балалар һәм өлкәннәр өчен дини түгәрәкләр дә эшли башлый.
Дин юлыннан тугры барган, көч-дәрте ташып торган ир-егет моның белән генә тукталып калмый, әлбәттә. "Туеш мәчетенең киләсе өчьеллыкка үсеш концепциясе«н булдырып, әйләнә-тирәне төзекләндерергә алына: «Туеш чишмәсе» түбә астына кертелеп, халыкка ял итү урыны, балалар мәйданчыгы ясала. 2021 елда "Балалар тәрбия үзәге«нең нигез ташлары салына, ә 2022 елда беренче балалар кабул ителә.
Махсус хәрби операция башлангач, иң беренче булып, Донецк һәм Луганск Республикаларына гуманитар ярдәмне әзерләп җибәрүче дә була ул. Мондый ярдәм бүгенге көндә дә оештырылып тора. 2023 елда Палестинага — 5 тонна, Оренбург өлкәсендә су басуда зыян күрүчеләргә 9 тонна кирәк-ярак һәм матди ярдәм озатыла.
Айрат хәзрәтнең игелекле эшләре санап бетергесез. Әйтергә генә ансат, ә бит бу хезмәтләр асылда зур җаваплылык, бетмәс көч таләп итә. Имам — мактаулы донор, иҗади эш белән дә шөгыльләнә. Архивларда эзләнеп, бик күп мәгълүмат туплап, «Туеш авылы серләре» дигән китап чыгара.
— Әни ягыннан нәселебез имамнар нәселенә барып тоташа. Хәзерге көндә бу турыда мәгълүмат җыю белән мәшгульмен. Киләчәктә барысын туплап, китап итеп чыгарырга исәплибез, иншаллаһ, — дип, алдагы планнары белән дә уртаклашты ул.
— Бу игелекле эшләрегезне күңел тынычлыгы өчен башкарасызмы? — дип кысыксынам әңгәмәдәшемнән.
— Коръәндә шундый аять бар. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Без сезне бер-берегез өчен кирәкле, файда китерүчеләр итеп яраттык», — ди. Җир йөзендә бөтен кеше бер-берсенә ярдәм итәргә тиеш. Һәр изге эшебез безгә бүгенге көнебездә һәм ахирәттә файда китерә. Бу тормышта бернәрсә дә юктан гына килеп чыкмый. Әгәр ярдәм сораучыга юлыгасың икән, димәк, ул нәкъ менә синең ярдәмеңә мохтаҗ. Шуны да әйтергә кирәк: шушы кылган гамәлләр — мине хөрмәт итүчеләр, мәчеткә йөрүчеләр, район халкының да чиксез хезмәте, — ди Айрат хәзрәт.
Һәм, әлбәттә, нык тылың — гаиләң булу да бу уңышларның беренче баскычыдыр. Айрат Шәфигуллин — күпбалалы әти. Тормыш иптәше Чулпан белән ике малай, ике кыз үстергәннәр. Кызлары — армрестлинг буенча (олы кызы — дөнья һәм Европа чемпионы да) Россия чемпионнары, спорт остасына кандидатлар, бер улы — йөзү, икенчесе — көрәш буенча (спорт остасына кандидат) Россия һәм Татарстан чемпионнары.
Күз яшьләре аша изгелеккә
Иске Пенәгәр авылында яшәүче Гөлзия Хисмәтуллина «Хатын-кыз — ел үрнәге» номинациясендә җиңү яулады. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Кукмара районы буенча социаль координаторы булып эшләүче Гөлзия ханым бик күпләргә таныштыр дип уйлыйм.
— «Ватанны саклаучылар» фонды — нәкъ менә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче үзәк, — дип сөйли башлады әңгәмәдәшем. — Безнең янга ярдәм сорап килүчеләр — һәлак булучыларның гаиләләре, демобилизацияләнгән ветераннар һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләр. Максатыбыз: хәрбиләргә тиеш булган ярдәм чараларын алырга булышу, эшкә урнаштыру, төрле юнәлештә укыту, психологик ярдәм күрсәтү һәм яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә катнашу. Якыннарын югалткан гаиләләр безнең шефлыкка алына, алар белән һәрдаим хәбәрләшеп торабыз.
Күз алдыгызга китерәсездер якын кешесен югалтканнарның хәлен (күпләрнең башыннан узды бу хәлләр). Бик газаплы, сөйләп тә, язып та бетереп булмый торган авыр халәт. Күпләрнең алга таба яшәргә көче юк, ә кемдер бөтен дөньяга нәфрәтле... Менә шундый хәлдә калган райондашларыбызга юл күрсәтүче, киңәшче, ярдәм кулы сузучы, кирәк булса, сердәшче дә ул.
Без әңгәмә корган арада да аның телефоны тынып тормады. Һәрберсенә я киңәш, я ярдәм кирәк. «Туганым шактыйдан хәбәргә чыкмый. Безгә нишләргә икән?» — дип тә шалтыраттылар. Һәрберсенең хәленә кереп, ягымлы итеп сөйләште ул. Никадәр сабыр һәм олы йөрәкле бу ханым дип сокландым мин аңа!
— Бу вазыйфада иң мөһиме: йомшак телеңне, ягымлы карашыңны кызганмау. Берәүне кырысрак итеп әйтеп яшәргә өндәргә, икенчегә җылы сүз әйтергә, кемнеңдер зарын тыңларга, яшьләрен сөртергә, аркасыннан сөяргә, кочаклашып еларга да кирәк, — ди әңгәмәдәшем.
Ә Гөлзия Хисмәтуллинага кайгы дигән нәрсә ят түгел. Аның башыннан кичкәннәрен китап итеп язарлык. Кияүгә чыгып, матур гына гаилә корып яши башлагач, аның ире үлеп китә. 8 яшьлек улы Рөстәм белән тол кала ул. Берничә елдан 35 яшендә кисәк кенә сеңлесе якты дөнья белән хушлаша. Нәкъ бер елдан сеңлесенең ашын үткәргән көнне әтисе бакыйлыкка күчә. Тагын бер ел узуга, әнисе, егылып, бот сөяген сындыра, 3 ел урын өстендә ята. Ире белән мәңгелеккә хушлашканнан соң, башка беркем белән дә гаилә кормыйм, дигән сүзе булса да, язмыш аны Фәнил исемле бик акыллы ир-ат белән кавыштыра. Аларның бер-бер артлы уллары һәм кызлары туа. Инде тормыш түгәрәкләнде дигәндә генә тагын сынау... 10 октябрьдә олы улы юл һәлакәтенә очрый. «Я Раббым, нигә якыннарым белән сыныйсың? Улым гына исән калсын, бөтен кушканнарыңны үтим», — дип, җирне тырный-тырный елый ул. Шуннан соң мәдрәсәгә укырга керә, намазга баса. Бар көчен җыеп, улын кабат йөрергә өйрәтә. Тагын бер елдан, 5 октябрьдә, газапның иң ачысы ишек шакый: махсус хәрби операциядәге тормыш иптәше батырларча һәлак була. Бер йөрәккә күпме кайгы. Ләкин ничек кенә кыен булмасын, Гөлзия алга таба яшәү өчен үзендә көч таба.
— Монда эшли башлаганда бик авыр булды. Көн саен бүген эштән китәргә гариза язам дип бара идем, чөнки кайгы килгән кешеләрне күргән саен, үземнеке яңара. «Минем яшисем килми!» — дигән сүзләрен ишетүгә, аларны үгетләргә, ата-аналар, туганнар, балалар хакына бирешмәскә, ничек тә яшәргә кирәклеген аңлата башлый идем. Үземнең дә шундый хәлдә икәнлегемне әйткәч, кочаклашып елашкан чаклар да булды һәм хәзер дә шулай. Тора-бара бу урында кирәкле кеше булуымны аңладым. Кемнеңдер киләчәгенә өмет уята алу теләге туды миндә. Аллаһы Тәгаләгә булган ышанычым бу кайгыларны җиңеп чыгарга булыша, — ди Гөлзия Хисмәтуллина.
Язмамның өч герое да тормышта төрле өлкәләрдә үз урыннарын тапканнар. Һәм иң мөһиме: үзләрен аямыйча, халыкка хезмәт итәләр. Кылган гамәлләре аларга алга таба атларга юл ача, күңелләренә дәрт өсти.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев