Төркәш авылында капиталь төзекләндерелгән клуб ачылды
Мәдәният учагы республика программасы буенча яңарыш кичергән.
Бүген районыбызның Төркәш авылында истәлекле вакыйга булды: капиталь ремонт ясалган клуб кабат үзенең ишекләрен ачты. Тантанада район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, "Вахитов" исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, килгән кунаклар, авыл халкы катнашты.

Чыгышлар вакытында һәркем төзекләндерүгә үз өлешен кертүчеләргә, иганәчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Клуб чын мәгънәсендә үзенең икенче яшьлеген кичергән. Түбә алышынган, бинаның эчке һәм тышкы ягы бик яхшы итеп эшләнгән, коммуникацияләр яңартылган, газ кертелгән. Кыскасы, бинада төзүчеләр кулы кагылмаган бер почмак та калмаган.
Клуб белән бер түбә астында фельдшер-акушерлык пункты урнашкан. ФАП бүлмәләре дә җылы, якты, ремонтланган.

Тантаналы мизгелдән соң, ал тасма киселде һәм һәркем клуб эченә узды, Рәфинә һәм Рәзил Камаловлар концертын карады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев