Халык сынамышлары буенча кышны фаразлыйбыз
Соңгы яңалыклар

Халык сынамышлары буенча кышны фаразлыйбыз

2 ноябрь кар коры җиргә төшсә, ә агачлар яфрак коеп бетермәгән икән, ул тиздән эреп бетә.

  • 1 ноябрь көнне суык икән, бер атнадан буран дулар. Бүгенге суык киләсе ел мул уңышына ишарә. Көн җылы булса, кыш җылы килер.
  • 2 ноябрь кар коры җиргә төшсә, ә агачлар яфрак коеп бетермәгән икән, ул тиздән эреп бетә.
  • 3 ноябрь җылы булса, бер атна җылы һава торышы саклана.
  • 4 ноябрь көнне яңгыр яуса, кыш иртә килер. Вак яңгыр сибәләп торса, һава торышы бозылыр. Иртә томан белән башланса, тагын да җылытыр.
  • 5 ноябрь көнне кар яки яңгыр төшсә, димәк, өч атнадан кар ята.
  • 6 ноябрь көнне айны күзәтәләр. Ул нурлар чәчеп ялтырыса — җылыта, сызыкланып, калтырап күренсә — суынса.
  • 7 ноябрь көнне йолдызлар тонык янса, һава торышы бозыла.
  • 8 ноябрь иртәдән бәс — карлы кышка ишарә.
  • 9 ноябрь нинди, май ае шундый.
  • 10 ноябрьдә бәс — суыкка, томан — җепшек көнгә.
  • 11 ноябрь — болытлар түбән йөзсә, чатнама суыклар көтелә.
  • 12 ноябрь — кырпак кар төшсә, чын кыш озак көттермәс.
  • 13 ноябрь — көн аяз икән, иртәгесе көннәр җилле булыр.
  • 14 ноябрь көнне кар төшсә, язын су күп булыр. Боз катса, язга кадәр суыклар сакланыр. Бу көнне пычрак аякка иярә икән, димәк, декабрьгә кадәр суыклар булмас.
  • 15 ноябрь көнне суык булып, әтәчләр җырласа, көннәр җылыта. Бу көнне тәрәзәдә бизәкләр хасил булса, язын яшеллек мул булыр.
  • 16 ноябрь көнне мичтә утын шартлап янса — көчле суыкларга. Морҗадан чыккан төтен җиргә ауса, алдагы көннәрдә җылы һава торышы килер.
  • 17 ноябрь көнне җиңелчә суык икән, кыш суык булмас.
  • 18 ноябрьдә кар яуса, суык кыш, көзге культураларның мул уңышына ишарә.
  • 19 ноябрь көнне кар очса, кыш карлы килер. Әгәр бу көнне өф иткән җил дә юк икән, тиздән чын суыклар килеп җитәр.
  • 20 ноябрь көнне ала каргалар төркемләп очса яки тавышланса, иртәгә кар явар. Бу көнне боз катса, димәк, башка җылытмый.
  • 21 ноябрь көнне җепшек кар яуса, яз айлары яңгырлы булыр.
  • 22 ноябрь иртәсендә агачларны бәс сарган икән, солы уңар. Яңгыр яуса, бодай мул булыр.
  • 23 ноябрь — томан җиргә кадәр төшеп, чыпчыклар чыркылдашса, җепшек кар явар.
  • 24 ноябрь көнне суык, аяз булса, ике-өч көндә һава торышы бозылыр.
  • 25 ноябрьдә иртән вак яңгыр сибәләсә, кичкә суытыр.
  • 26 ноябрьдә чәүкәләр чыркылдашса, җепшек көнгә.
  • 27 ноябрь көн болытлы яки явым-төшем булса, җәйнең беренче көннәре матур килмәс.
  • 28 ноябрь көнне яткан кар язга кадәр эреми.
  • 29 ноябрь көнне юеш кар — буранга.
  • 30 ноябрь — көн кояшлы икән, кыш кояш белән әллә ни сөендермәс, көн суык булса, суык өлешсез калдырмас.

Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

 


Нет комментариев