Катлаулы юл шартларына карамастан, 3500 метрлы дистанцияне узарга теләк белдергән барлык спортчылар да финишка уңышлы килеп җитте.
Гадәти йөгерү ярышларыннан аермалы буларак, спортчыларга 3500 метр араны катлаулы рельефлы җирлектә узарга туры килде. Тигез участоклар озын үрләр белән алышынып торды, шуңа күрә катнашучылардан яхшы физик әзерлек, чыдамлылык һәм ихтыяр көче таләп ителде.
Ярышта мәктәп укучылары, актив яшьләр һәм спорт ветераннары катнашты. Төрле яшьтәге спорт сөючеләрне бер максат – үз көчләрен сынап карау, сәламәт яшәү рәвешенә тугрылыкларын күрсәтү һәм спорт бәйрәменең бер өлеше булу теләге берләштерде.
– Трассаны үтү җиңелләрдән булмады, әмма иң мөһиме – җиңү түгел, ә катнашу, – дип тәэсирләре белән уртаклашты йөгерүдә катнашкан яшь спортчыларның берсе.
Катлаулы юл шартларына карамастан, 3500 метрлы дистанцияне узарга теләк белдергән барлык спортчылар да финишка уңышлы килеп җитте. Бу исә катнашучыларның әзерлеген, максатчанлыгын һәм җиңүгә омтылышын күрсәтте.
“Кукмара тавы – 2026” ярышы спорт сөючеләр өчен үз көчләрен сынау мөмкинлеге генә түгел, ә аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм актив яшәү рәвешен пропагандалау чарасы да булды. Мондый очрашулар яшьләрне спортка җәлеп итәргә, өлкән буынның активлыгын сакларга һәм районда массакүләм спортны үстерергә ярдәм итә. Оештыручылар киләсе елда маршрутның тагын да кызыклырак булачагын, ә катнашучылар санының, гадәттәгечә, артачагын вәгъдә итте.
Нет комментариев