Ашыгыч пенсия түләвен алу хокукы картлык буенча гадәти яки вакытыннан алда пенсиягә чыкканда барлыкка килә
Пенсия тупланмалары булган гражданнар билгеле бер шартларны үтәгән очракта аларны ашыгыч пенсия түләве рәвешендә алырга мөмкин. Моның өчен ир-атларга 60 яшькә, хатын-кызларга 55 яшькә җитү, ким дигәндә 15 ел иминият стажы һәм 30 пенсия баллы булу таләп ителә. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Президент академиясенең эшкуарлык, хезмәт һәм корпоратив хокук кафедрасы доценты Мария Кутарова сөйләгән.
Ашыгыч пенсия түләвен алу хокукы картлык буенча гадәти яки вакытыннан алда пенсиягә чыкканда барлыкка килә. Бу мөмкинлектән, тиешле пенсия тупланмалары булган очракта, зарарлы хезмәт шартларында эшләүчеләр, педагоглар, күп балалы ата-аналар һәм башка категория гражданнар файдалана ала. Түләүне рәсмиләштерү өчен Россия Социаль фондына яки пенсия тупланмалары саклана торган дәүләтнеке булмаган пенсия фондына гариза бирергә кирәк.
Нет комментариев