Бердәм көч белән: Кукмарадан 73нче гуманитар ярдәм озатылды
Соңгы яңалыклар

Бердәм көч белән: Кукмарадан 73нче гуманитар ярдәм озатылды

Мондый сәфәрләр сугышчыларга кирәкле әйберләрне җиткерү белән генә чикләнми, аларга рухи көч тә бирә.

“Сугышчан кардәшлек. Кукмара” иҗтимагый хәрәкәте базасыннан махсус хәрби операция зонасына 73нче гуманитар ярдәм җибәрелде. Йөк Рубежное юнәлеше буенча юл тотты. Гуманитар йөкне әзерләүдә һәм җыюда битараф булмаган райондашларыбыз, волонтерлар, олы йөрәкле кешеләр катнаша. Посылкаларда хәрбиләрнең үтенечләрен исәпкә алып җыелган иң кирәкле әйберләр тупланган. Аларда медицина кирәк-яраклары, шәхси гигиена чаралары, озак саклана торган азык-төлек һәм башка әйберләр бар. Һәр тартмага туган як җылысы, изге теләкләр һәм егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтуларына өмет тә салынган. 

Төркем җитәкчесе Радик Габдрахманов сөйләвенчә, хәрбиләргә җылы киемнәр, газ баллончыклары, блиндажларны ныгыту һәм төзү өчен кирәкле төзелеш материаллары да әзерләнгән. Бу әйберләрне җыюда район халкының бердәмлеге, ярдәмчеллеге һәм сугышчыларга булган теләктәшлеге чагыла.

Райондашларның ярдәме хәрбиләрне кирәкле әйберләр белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Райондашларның ярдәме хәрбиләрне кирәкле әйберләр белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

 – Һәр игелекле эш, җибәрелгән һәр посылка сугышчыларыбызга көч һәм ышаныч өсти. Аларга ялгыз түгеллекләрен, туган якта ышанычлы тыл торуын искәртә, – ди Радик Хәкимҗан улы. – Бу изге эш дәвам итәчәк, чөнки без – бергә, без – бердәм!

Райондашларның ярдәме хәрбиләрне кирәкле әйберләр белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Һәр шундый конвой туган як белән егетләр арасындагы бәйләнешне ныгыта, аларга булышырга әзер кешеләр барлыгын тагын бер кат искәртә. Мондый сәфәрләр сугышчыларга кирәкле әйберләрне җиткерү белән генә чикләнми, аларга рухи көч тә бирә. Еракта хезмәт итүче егетләр үзләрен онытмауларын, туган якта аларны көтүләрен һәм һәрчак ярдәм итәргә әзер торуларын тоя.
 


Нет комментариев