Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарада мәдәният өлкәсе волонтерларын үзенә туплаган җирле бүлекчә ачылды

Бүлекчә районыбыздан 50гә якын мәдәният волонтерын үз эченә ала.

Кукмарада «Мәдәният волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан Республикасы буенча җирле бүлекчәсе ачылды. Ул районыбыздан 50гә якын мәдәният волонтерын үз эченә ала. 

Район Мәдәният йортында узган өйрәтү семинарына Кукмарадан гына түгел, күрше-тирә районнардан да мәдәният өлкәсендә волонтерлык эшенә җаваплы буларак билгеләнгән, шул юнәлештә хезмәт куючы активистлар чакырылган иде. 

Иң элек махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә ярдәм итү юнәлешендә башкарылган эшләрнең бер өлеше белән таныштык. Почкучуклылар балаларның ясаган рәсемнәрен, хатларын алып килгән иде. Янсыбы клубы киптерелгән сохари, алма һәм кулдан кискән токмачлар, Иске Йорт авылыннан аяк киеме астына кую өчен олтырак (стелька), оекбаш, окоп шәмнәре, Адай клубы төрле үләннәрдән әзерләнгән пакетлы чәй һәм кечкенә савытларга салынган татлы чәк-чәк тәкъдим итте. 

Шулай ук биредә Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүче балаларга җибәрү өчен Яңа ел бүләкләре дә җыйдылар. 

«Район халкы әлеге акциягә бердәм булып кушылды. Бик күп тәм-томнар тупланды», — диде район Мәдәният йорты җитәкчесе урынбасары Лилия Бариева.

Өйрәтү семинарында «Я — ДоброТворец» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Гөлфия Мотыйгуллина, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Таткультресурсцентр» учреждениесенең фестиваль һәм конкурс программалары бүлеге мөдире Нияз Кәримуллин, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусиналар катнашты һәм чыгыш ясады. 

«Кукмара районыннан килеп ирешкән: „Без „Мәдәният волонтерлары“ Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан Республикасы буенча җирле бүлекчәсен ачырга әзер“, — дигән хәбәрне куанып кабул иттек. Бүген әлеге бүлекчәнең туган көне, дисәк тә ялгыш булмас. Әмма аны ачу гына түгел, эшне дә алып барырга кирәк. Шуның өчен без бүген Кукмара гына түгел, ә республиканың күрше-тирә мәдәният волонтерларын да чакырдык. Алар өчен өйрәтү семинары оештырырга булдык. Чарада мәдәният волонтерларының кем булуы, нәрсә өчен кирәклеге, аларның ничек эшләячәге турында сөйләдек», — диде Гөлфия Мотыйгуллина. 

Семинардан соң, район Мәдәният йорты волонтерлары һәм «Мәдәният волонтерлары»ның Татарстандагы төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфия Мотыйгуллина, шәһәрнең «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгенә барып, анда сәламәтлеген ныгытучы балалар, аларның әти-әниләре өчен бәйрәм оештырды. Һәркем матур җырлар тыңлады, балалар уеннарда катнашты. Чара ахырында бүләкләр тапшырылды.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев