Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Филипповка авылыннан Абрамова Тутия Исеевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Тормыш иптәше Анатолий Федорович белән җиде бала тәрбияләп үстергәннәр.

Бүген Филипповка авылыннан Абрамова Тутия  Исеевна үзенең 90 яшьлек юбилее - гомер бәйрәмен билгеләп үтә.

Туган көн иясен котларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, Оштырма-Юмья авыл җирлеге башлыгы Станислав Тимофеевлар килгән иде. Алар юбилярга район башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хаты, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырдылар, изге теләкләрен җиткереп, сәламәтлек, имин, тыныч тормыш теләделәр.

Тутия Абрамова чыгышы белән Югары Юмья авылыннан. Бирегә ул килен булып төшкән. Тормыш иптәше Анатолий Федорович белән җиде бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә Тутия Абрамова төпчек улы Алеша белән гомер итә. Башка балалары да әниләре янына еш кайталар, төп йортка эзне суытмыйлар.

Тутия Исеевна гомер буе "Заря" хуҗалыгында фермада хезмәт куйган: таналар, атлар караган, басу-кыр эшләреннән дә читтә калмаган.

Анатолий Федорович исә комбайнчы булган.

- Эш, хезмәт белән гомер иттек, балаларым да әйбәт, акыллы булып үстеләр. Алга таба да шулай гомер итәргә язсын, яшисе килә әле, тормышлар бик рәхәт бит, - ди юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев