Буыннар бәйләнеше: Кукмара районының Октябрино авылына багышланган китап дөнья күрде
Китапта тарихи һәм истәлекле язмалар, авылга кагылышлы төрле мәгълүматлар, фотосурәтләр тупланган.
Кукмара үзәк китапханәсендә Октябрино авылына багышланган «Октябрино: тарих, еллар һәм кешеләр» китабы һәм «Безнең мирас» журналының Кукмара мөхтәсибәтенә багышланган 12нче саны тәкъдим ителде. Биредә район халкы, якташлар, кунаклар һәм әлеге китапның беренче укучылары җыелган иде.

Әлеге вакыйга яңа басманы тәкъдим итү генә түгел, ә туган җиргә булган мәхәббәтнең ачык чагылышы да. Бу тырыш хезмәтне төзүче-автор — Фидания Леронова. Китапта Октябрино авылы турында тарихи язма (авторы — төбәк тарихын өйрәнүче Фәрит Вәлиев), авылга кагылышлы төрле мәгълүматлар һәм шушы авыл кешеләрен, аларның балаларының, оныкларының истәлек язмалары, фотосурәтләр тупланган.
Фото: Алсу Гатауллина/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев