Белем алырга беркайчан соң түгел: Кукмарада һөнәри укулар оештырыла
Илкүләм проект кысаларында

Белем алырга беркайчан соң түгел: Кукмарада һөнәри укулар оештырыла

Мондый укулар кешегә һөнәри яктан үсәргә, хезмәт өлкәсендәге мөмкинлекләрен киңәйтергә ярдәм итә.

Яңа һөнәр

Кукмараның «Россия эше» кадрлар үзәгендә инде берничә ел дәвамында «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында һөнәри укулар оештырыла. Әлеге мөмкинлектән файдаланып, райондашлар яңа һөнәр үзләштерә, булган белемнәрен камилләштерә ала.

Үзәкнең әйдәп баручы белгече Гөлназ Мостафина сүзләре буенча, укулар бушлай, ягъни федераль бюджет акчалары хисабына үткәрелә.

— Программада 50 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар, һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзалары, өч яшькә кадәрге баланы карау буенча декрет ялында булганнар, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эшләмәүче әниләре, эш эзләү максаты белән мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләр, үзәктә теркәлгән эшсез гражданнар катнаша ала. Шулай ук 35 яшькә кадәрге (диплом алганнан, яисә армиядән кайтып, дүрт ай дәвамында эшкә урнаша алмаганнар) һәм башкалар өчен дә бу программа ачык, — ди ул.

Проектның төп максаты — эш бирүчеләрнең кадрларга булган ихтыяҗларын исәпкә алып укыту һәм гражданнарның булган белемнәрен һәм күнекмәләрен үстерү, аларның мәшгульлеген тәэмин итү.  Быел уку өчен «Россия эше» порталы аша 100дән артык кешедән гариза кергән, шуларның 95енең гаризасы хупланган. Катнашучыларның инде күбесе укуларын тәмамлаган.

Программада 200дән артык төрдәге белгечлек тәкъдим ителә.
Программада 200дән артык төрдәге белгечлек тәкъдим ителә.

Белемнәрне яңарту

Программада 200дән артык төрдәге белгечлек тәкъдим ителә. Шулар арасыннан үзеңә кирәклесен сайлап, билгеле бер вакыт эчендә (кайбер курс — 2, ә кайсыдыр — 3-4 ай дәвам итә) белем алырга мөмкин. 

— Тәкъдим ителгән һөнәрләрнең төрлелеге һәркемгә үз кызыксынуына һәм мөмкинлекләренә туры килгән юнәлешне сайларга булыша. Быел райондашлар арасында ясалма фәһем (интеллект) аеруча популяр булды. Шулай ук мәгълүмати технологияләр буенча менеджер, нейрочелтәрләр белән эшләү белгече, кече тәрбияче һәм башка һөнәрләрне үзләштерүчеләр дә бар, — ди Гөлназ Самат кызы.

Бүген хезмәт базарында яңа технологияләр белән эшли белү, заман таләпләренә тиз яраклашу аеруча мөһим. «Шуңа күрә мондый укулар кешегә һөнәри яктан үсәргә, хезмәт өлкәсендәге мөмкинлекләрен киңәйтергә ярдәм итә. Ә инде үз эшен алга таба дәвам итәргә теләүчеләр өчен белемнәрне яңарту, яңа күнекмәләр алу өстәмә мөмкинлекләр ача. Иң мөһиме — белем алу өчен акча түләргә кирәкми, укуларны эштән һәм өйдән аерылмыйча, дистанцион форматта узарга мөмкин», — дип сөйләде Гөлназ Мостафина.

Быел уку өчен «Россия эше» порталы аша 100дән артык кешедән гариза кергән, шуларның 95енең гаризасы хупланган.
Быел уку өчен «Россия эше» порталы аша 100дән артык кешедән гариза кергән, шуларның 95енең гаризасы хупланган.

Гөлүсә ӘХӘТОВА, программада катнашучы:

— Кукмараның «Россия эше» кадрлар үзәге белгечләреннән «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында өстәмә һөнәр үзләштерү мөмкинлеге турында белдем. Гариза юлладым һәм ул хупланды. 2,5 ай дәвамында 1С программасы белән эшләргә өйрәндем. Уку дистанцион форматта узды. Кураторлар һәрвакыт ярдәм итеп, кирәк вакытта киңәшләрен биреп тордылар, уку барышында туган сорауларга да бергәләп җаваплар таптык. Өстәмә белем алуыма бик сөенәм. Яңа күнекмәләрнең эшемдә ярдәме зур. Мондый бушлай укуларның булуы — үзеңне сынап карау, белемеңне арттыру һөнәри яктан үсү өчен бик яхшы мөмкинлек. 

«Кадрлар» илкүләм проекты буенча илнең хезмәт базарына яңа хезмәткәрләр җәлеп итәләр, аерым алганда, кирәкле һөнәрләргә өйрәтәләр. Шулай ук эшче белгечлекләренең статусын, аларның перспективалылыгын һәм җәлеп итүчәнлеген күтәрә торган чаралар гамәлгә ашырыла. Моның өчен илдә «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы, «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» кебек бәйгеләр оештырыла.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»


Нет комментариев