Кипрда узган чемпионатта Кукмара спортчысы көмеш медаль яулады
Спорт

Кипрда узган чемпионатта Кукмара спортчысы көмеш медаль яулады

Альберт Шәңгәрәев 79 килограммга кадәрге авырлык категориясендә икенче урын ала.

«Зилант» спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Альберт Шәңгәрәев ветераннар арасында самбо буенча дөнья чемпионатында көмеш медаль яулый. Ярышлар 20–21 ноябрьдә Лимасол шәһәрендә (Кипр) уза.

Альберт Шәңгәрәев 79 килограммга кадәрге авырлык категориясендә икенче урын ала. Спортчының беренче тренеры һәм остазы — Марес Бадертденов. Нәкъ менә аның җитәкчелегендә ул самбо белән шөгыльләнә башлый һәм осталыгын камилләштерә.

Фото: «Зилант» спорткомплексы


Нет комментариев