Һөнәр сайлау серләре: Кукмарада республика конкурсы узды
Соңгы яңалыклар

Һөнәр сайлау серләре: Кукмарада республика конкурсы узды

Үз эшләрен иң яхшы яклаучылар җиңүчеләр һәм призерлар дипломнары белән бүләкләнделәр, ә барлык конкурсантлар катнашучының исемле сертификатларын алдылар.

Күппрофильле лицейда «Яшьләр һәм балалар» милли проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Фәйзелхак Газизуллин исемендәге «Һөнәри юнәлеш бирү эше: традицияләр һәм инновацияләр» республика тикшеренү һәм проект эшләре конкурсы узды. Фәйзелхак Газизуллин тумышы белән Пычак авылыннан, Кукмараның 2нче урта мәктәбен тәмамлый, профессор, икътисад фәннәре докторы.

Чара республиканың мәгариф тормышында әһәмиятле вакыйга булды, бер мәйданчыкта Питрәч, Алексеевск, Арча, Бөгелмә, Балык Бистәсе, Балтач һәм Кукмара районнарыннан 80нән артык укучы очрашты. Конкурсның төп максаты — мәгариф оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеген үстерүнең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау. Үз эшләрен иң яхшы яклаучылар җиңүчеләр һәм призерлар дипломнары белән бүләкләнделәр, ә барлык конкурсантлар катнашучының исемле сертификатларын алдылар.

Фото: Күппрофильле лицей


Нет комментариев