Көчле спортчылар: кукмаралылар Алабугадан биш медаль белән кайтты
Спорт

Көчле спортчылар: кукмаралылар Алабугадан биш медаль белән кайтты

Спортчыларны ярышларга тренер Флорид Хәбибуллин әзерләде.

Алабугада физик мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында пауэрлифтинг буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды.

Ярышларда Кукмара районы спортчылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Үз авырлык категорияләрендә Руслан Степанов (75 кг), Райнур Әсхәдуллин (72 кг), Тимур Антипов (75 кг) һәм Валера Николаев (66 кг) беренче урыннарны яулады.

95 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Николай Большов ярышларның бронза призеры булды.

Спортчыларны ярышларга тренер Флорид Хәбибуллин әзерләде.


Нет комментариев