Авылдашларның бердәмлеге, туган җиргә һәм якыннарыбыз истәлегенә булган хөрмәте аеруча сөендерде.
Ятмас-Дусай авылында зиратны тәртипкә китерү буенча зур өмә оештырылды.
Өмә барышында корыган агачлар киселеп, җыеп өелде, чүп үләннәре чабылып, чистартылды. Бер сүз белән әйткәндә, зиратта шактый күләмле эш башкарылды. Нәтиҗәдә, зират территориясе чистарып, матурланып калды.
Бу изге эштә авыл халкы белән беррәттән, Ятмас-Дусайда туып-үскән, хәзерге вакытта Кукмарада яшәүче авылдашларыбыз да бик актив катнашты. Һәркем, мөмкинлегенә карап, үз өлешен кертергә тырышты. Авылдашларның бердәмлеге, туган җиргә һәм якыннарыбыз истәлегенә булган хөрмәте аеруча сөендерде.
Бердәмлегебез шулай дәвамлы булсын, башкарган изге гамәлләрегез үзегезгә игелек булып кайтсын!
Вакыйф ФӘЙЗРАХМАНОВ, Ятмас-Дусай авыл җирлеге ветераннар советы рәисе
Фото: «Татар-информ» МА
Нет комментариев