Рособрнадзор БДИ-2028 үрнәкләрен ноябрьдә чыгарырга планлаштыра
Соңгы яңалыклар

Рособрнадзор БДИ-2028 үрнәкләрен ноябрьдә чыгарырга планлаштыра

БДИ-2027нең төп чоры 1 июньнән 9 июльгә кадәр узачак.

Рособрнадзор БДИ-2028 моделен 2026 елның ноябрендә үк бастырып чыгарырга планлаштыра. Чыгарылыш укучыларына һәм укытучыларга имтиханнардагы үзгәрешләр белән алдан танышырга һәм аларга әзерләнергә мөмкинлек бирәчәк, дип яза РИА Новости. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Гадәттә, Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) имтиханнар уздыруга якынча бер ел кала яңа модельләр һәм БДИ төзәтмәләрен тәкъдим итә. Быел документлар шулай ук ноябрьдә иҗтимагый-һөнәри фикер алышуга чыгарылачак.

БДИ-2027нең төп чоры 1 июньнән 9 июльгә кадәр узачак.

Фото: «Татар-информ» МА


Нет комментариев