«Традицияләр мирасы» дигән фестивальдә 50 әти-әни һәм бала катнашты.
Шәһәрнең «Салават күпере» балалар бакчасында «Традицияләр мирасы» дип исемләнгән этномәдәни фестиваль узды. Ул районыбызда яшәүче төрле милләт халыкларына, аларның гореф-гадәтләренә һәм мәдәни үзенчәлекләренә багышланган иде.
Бакча мөдире Ләйсән Нуриева сүзләренә караганда, «Салават күпере»нә татар, рус, удмурт, әзербайҗан гаиләләрендә тәрбияләнүче 98 бала йөри. Алар кечкенәдән үк төрле халыкларның мәдәнияте, традицияләре белән танышып, үзара дус һәм тату булып үсә.
— Быел җәй көне без «Белем» җәмгыятенең ата-аналар берләшмәләре инициативалары конкурсында катнаштык һәм җиңү яуладык. Грант суммасы 531 мең 500 сумны тәшкил итте. Ул акчаларга ике проектор, төсле принтер, ноутбук, сигез оештыручыга һәм 28 балага төрле милләт киемнәре алынды, — ди Ләйсән Тәбрис кызы. — Шулай ук грантны тормышка ашыру кысаларында без «Чемоданда — музей» булдырдык.
Анда төрле милләт халыкларының көнкүрешен, мәдәниятен чагылдырган экспонатлар урын ала. «Сабыйларыбыз, аларны карап, халкыбызның бай тарихи һәм мәдәни мирасы белән танышты. Алга таба сигез балалар бакчасы арасында телекүпер оештырылды. Чара барышында төрле мөһим темаларга фикер алыштык, үз тәҗрибәләребез белән уртаклаштык. Ә менә соңгы йомгаклау чарасы этномәдәни фестиваль булды», — ди бакча мөдире.
«Традицияләр мирасы» дигән фестивальдә 50 әти-әни һәм бала катнашты. Чара мастер-класслар белән башланып китте. Бер мәйданчыкта төрле милләт халыкларының уеннары тәкъдим ителде, икенчесендә милли ризык әзерләнде, әниләр һәм балалар токмач кисте, «Дуслык икмәге»н бизәде, ә өченчесендә халык биюләренең үзенчәлекле элементларын өйрәнде. Һәр мәйданчык җылы очрашу урынына әверелде.
— Минем улым Рәйханга — җиде яшь. Ул балалар бакчасына теләп, яратып йөри. Фестиваль безнең өчен бик матур бәйрәм булды. Кул белән токмач та кистек, башка мастер-классларда да катнаштык, концерт та карадык. Мондый чаралар әти-әниләрне дә, балаларны да бер-берсенә якынайта, — ди Гөлия Дәминова.
Земфира Ямалова, өлкән тәрбияче:
— Фестиваль бер көнлек бәйрәм генә түгел, ә балалар күңеленә кечкенәдән үк милли кыйммәтләрнең орлыкларын салучы матур башлангыч булды. Төрле милләт вәкилләрен бер мәйданчыкка җыйган әлеге чара дуслыкның, татулыкның һәм үзара хөрмәтнең гаиләдән башлануын тагын бер кат раслады.
Фото: Земфира Ямалова
Нет комментариев